Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Офис хезмәткәрләренә суык көннәрдә су күбрәк кулланырга киңәш итәләр

Биналарда коры һава булу сәбәпле, көненә 2,5 литр су эчәргә киңәш ителә

Биналарны җылылык белән тәэмин итү вакытында офис хезмәткәрләренә күбрәк су эчәргә кирәк. Бу хакта Мәскәү хастаханәсе табибы Ирина Шелгуновага сылтама белән «Мәскәү» агентлыгы хәбәр итә.
— Уртача күрсәткечләргә нигезләнеп әйткәндә, көненә 2,5 литрлап су кулланырга кирәк, — дип белдерә Шелгунова. Шулай ук ул әлеге киңәш офисларда хезмәт куючылар өчен бигрәк актуаль булуын да искәртә, чөнки җылыткычлар аркасында биналарда һава корырак, ә бу, үз чиратында, организмның күп сыеклык югалтуына китерә.
Шул ук вакытта су эчкәндә сак булу да кирәк. Артык сыеклык, мәсәлән, көн саен өч литр су кабул итү организмга зыян салырга мөмкин, бигрәк тә, бу бөер, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә кагыла. Шелгунова сүзләренчә, организмдагы артык сыеклык йөрәккә өстәмә авырлык китерә.

 

http://maydan.tatar/ofis-xezmetkerlerene-suyk-konnerde-su-kubrek-kullanyrga-kinesh-iteler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев