Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак

Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. «Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы "Ансат" вертолеты белән эшлибез. Хәзер очуга булган күрсәтмәләрне киңәйтәбез. Моңа юл-транспорт һәлакәте генә түгел, тормышка куркыныч...

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган. «Октябрь ахырына кадәр вертолет мәйданчыгын төзергә өлгерсәләр, без Яр Чаллының 34 нче комплексындагы мәйданчыкта урнашачакбыз», - дип сөйләде авиакомпаниянең төбәк вәкиле Юрий Стригин. Шулай ук Ми-2 вертолетын автошәһәрдән 60 чакрым ераклыктагы «Сарман» аэродромында урнаштыру турында да фикер йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев