Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлешчә мобилизациядән кемнәргә кичектерелү биреләчәк?

РФ оборона министры Сергей Шойгу Генераль штабка хәрби комиссариатларга документ җибәрергә боерды.

Россиядә өлешчә мобилизация беренче тапкыр уртача яисә югары белем алучы, көндезге һәм көндезге-читтән торып укучы студентларга кагылмый.  

Оборона сәнәгать предприятеләрендә, аерым элемтә корылмаларының тотрыклылыгын, куркынычсызлыгын һәм бөтенлеген тәэмин итүче оешмаларда эшләүчеләрне дә хәрби операциядән кичектереп торачаклар. 

Дәвалануга бирешми торган авыру балалары  яисә өч баласының берсе инвалид булган гражданнар да мобилизациядән азат ителәчәк. 

Генштаб тарафыннан әзерләнгән документта мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, милли түләү системасының тотрыклылыгын тәэмин итүче финанс оешмаларда эшләүче гражданнарны кичектереп тору хокуклары язылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт