Чаллыда өлешчә мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә бүләк бирәләр
Без: «Ташламыйбыз», дип сүз бирдек. Сүземдә торам», – диде Наил Мәһдиев.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев район башлыклары белән очрашып, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә 5 кг азык-төлек( кофе, консерв, чикләвекләр, татлы ризыклар, чәй һәм башкалар) салынган тартмалар бүләк итәргә кушты.
«Яңа ел бәйрәмнәре яхшы. Без өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең,
«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләрнең гаиләләрен даими кайгыртабыз дип ышандырдык. 1000нән артык ир-егет Чаллыдан киткәндә гаиләләрен ташламавыбызны сорады. Без: «Ташламыйбыз», дип сүз бирдек. Сүземдә торам», – диде Наил Мәһдиев.
Сүз уңаеннан, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары яңа елга бүләкләр алды инде. Алар шәһәр һәм Президент чыршысына бардылар.
Шәһәр җитәкчелеге өлкәннәргә дә бүләк бирү мөмкинлеге тапкан. Комсомол районында – 331, Автозавод районында –358 һәм Үзәк райоынында 387 гаиләгә күчтәнәч биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев