Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ольга Павлова Конституциягә техник алгарыш турындагы төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлатты

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты бу төзәтмә илнең озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясен күрсәтә, дип саный.

Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фикеренчә, фәнни һәм техник алгарышка омтылыш РФ Конституциясендә беркетелергә тиеш.

"Россиянең фәнни-техник алгарышка омтылуы-ул хезмәт җитештерүчәнлеге һәм икътисад үсеше нигезе. Икътисад үсеше гражданнарыбызның иминлеген, муллыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төрле чаралар күрү, фәнни, технологик алгарыш өчен шартлар тудыру бик мөһим. Бигрәк тә хәзер, безнең ил, бөтен дөнья кебек үк, коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле икътисади нәтиҗәләрне кичерә", - дип белдерде Павлова.

Аның фикеренчә, Россиядә прогрессив яшьләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу очракта яшь кадрлар, шул исәптән икътисади кризистан чыгарга ярдәм итүче идеяләрне тормышка ашыра алыр иде.

«Бу чараларның барысы да табышны, технологик производстволарның керемлелеген, хезмәт хакын, гражданнарыбызның муллыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, икътисад үсеше дә артачак. Боларның барысы да киләчәктә дәүләтебезгә социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру өчен кирәк», — дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.

Россиянең фәнни-техник алгарышка омтылышы турындагы төзәтмәләр кертү илнең якын һәм озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясен күрсәтә, дип тәмамлады ул.

 

 

Чыганак: Татар информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев