Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ольга Ткачева: Өлкәннәрнең симерүенә каршы көрәштә спорт диетадан күпкә өстенрәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева өлкән яшьтә симерү гадәти түгел диде.

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен физик активлык артык авырлык белән көрәштә туклануда катгый чикләүләргә караганда файдалырак. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева сөйләде, дип яза ТАСС.
Элегрәк Америка гериатрия берләшмәсе галимнәре тикшеренүләр үткәргән, алар корсактагы май белән көрәштә интерваль күнегүләрнең нәтиҗәле булуын күрсәткән.
"Өлкән яшьтә симерүнең гадәти булмавы билгеле. Беренчедән, йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгару куркынычы тудыручы матдәләр бүлеп чыгара торган корсак мае арта. Икенчедән, мускуллар массасы кими. Шуңа күрә өлкән кешенең туклануда нинди дә булса чикләүләр мөһим түгел, ә хәлдән килгәнчә физик йөкләнеш яхшы булачак", - дип сөйләде эксперт.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен теләсә нинди физик йөкләнеш гомерне озайта, функциональ активлык кимүне кисәтә.
Моннан тыш, "Демография" милли проекты кысаларында табиблар өлкән яшьтәге гражданнарга профилактик консультация бирү буенча махсус методик тәкъдимнәр эшли. Анда туклану һәм физик активлык мәсьәләләре аерым карала, дип тәмамлады Ткачева.

 

http://saby-rt.ru/news/novosti/olga-tkacheva-olknnrne-simeren-karshy-krsht-sport-dietadan-kpk-stenrk

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев