Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпиадада катнашыгыз!

Татарстанда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлекләр - мәктәп укучылары, студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана.

Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2 этапта уздырыла. Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган өлешендә катнашу өчен 9 ноябрьдән 21 декабрьгәчә КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак теркәлү зарур. Олимпиаданың бу өлеше 7-21 декабрьдә дистанцион рәвештә интернет-тест формасында мәктәпләрнең, югары уку йортларының компьютер класслары базасында яки катнашучыларның шәхси компьтерлары аша уздырыла. Интернет-тест нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ сайтында урнаштырылачак. Олимпиаданың йомгаклау өлеше 20 апрельдән соң була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев