Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән кешене тәрбиягә аласың килсә

Чаллыда “Демография” милли проект кысаларында «Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу» (“Сиделка”) проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект нигезендә хокукларын яклый һәм үзләрен карый алмаган ялгыз әбиләрне һәм бабайларны гаиләңә алып тәрбияләргә була.

Әби-бабайларны тәрбиягә алучы гаилә нинди булырга тиеш? Бу турыда журналистларга социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина сөйләде:
“Иң мөһиме тәрбиягә алынучы белән туганлык булырга тиеш түгел. Гаилә торак белән тәэмин ителгән булсын, һәр кешегә 15 кв. метрдан да ким булмасын. Гаилә әгъзалары сәламәт булырга, чит кеше кабул итү өчен ризалык белдерергә тиеш. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булмасын. Хәзерге вакытта эшкә яраклы гражданнар өчен ул 10 622 сум тәшкил итә. Хөкем ителү булырга тиеш түгел”.
Дәүләт, үз чиратында, мондый гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә.
Өлкән кешенең инвалидлыгы булмаса, яисә өченче группа инвалид булса,  гаиләгә ай саен 4 000 сум түләнә, әгәр гаиләдә II төркем инвалид граждан яшәсә - 6 000 сум, I группа инвалид булган очракта түләүләр 8 000 сум тәшкил итә.
Бүгенге көндә Чаллыда өлкән кешене тәрбиягә алучы гаиләләр юк.
“Әгәр андый кешеләр табылса, “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр”, – диде Ирина Скрябина.
Социаль яклау органнары бу гаиләләрне контрольгә алачак.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальная сфера