Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр университеты уку елын башлады

“Безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өченче буын университеты булдыру идеясен хуплаучыларның берсе булды. Чаллыда ул 2008 елның октябрендә ачылды.

Чаллы дәүләт педагогия университетында өченче буын университетының 13 нче сезонын ачу уңаеннан тантаналы чара узды. Ана шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча бүлек рәисе Любовь Мишина кебек мәртәбәле кунаклар катнашты. “Безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өченче буын университеты булдыру идеясен хуплаучыларның берсе булды. Чаллыда ул 2008 елның октябрендә ачылды. Әлеге мөһим социаль проектны тормышка ашыру өлкән буын шәһәрдәшләребезгә заманча җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирде. Университетта уку “студентлар”ның һәр яңа агымына бары тик шатлык һәм канәгатьләнү бирер дип ышанам. Барыгызга да укуларында уңышлар, яңа белемнәр, кызыклы аралашу, файдалы вакыт уздыру һәм күңел күтәренкелеге телим!", - диде шәһәр хакиме, - проектны оештыручыларга, яңа белемнәр үзләштерергә һәм заман белән бергә атларга омтылучы кешеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Любовь Мишина үз чиратында барысын да уку елы башлану белән котлады. “Сез булдырдыгыз, диванда телевизор карап утырмыйсыз. Без сезнең белән бергә мөһим дәүләт бурычын үтибез – үзебезне заманча җәмгыять шартларына яраклаштырабыз. Дөнья тиз үзгәрә. Без инде мәгълүмати технологияләрдән башка эшли алмыйбы”, - диде. Пенсионерлар арасында компьютер буенча "Компьютер – Land 2020" X Бөтенроссия чемпионатында катнашкан Татарстан җыелма командасы формалаштырылды.
Чемпионат призерларының берсе – Чаллы хатын-кызы Ирина Чернобровкина. “Аның җиңүе нәтиҗәсендә безнең җыелма команда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 69 команда арасында алтынчы урынны алды”, – дип хәбәр итте Любовь Мишина, университетны тәмамлаучыга бүләкне тапшырганда. 13 нче уку елы башлану хөрмәтенә концерт та оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев