Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Өмә” – якты төсләргә бай күргәзмә

Иҗади өмәдә Россиянең Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәрге төбәкләренннән рәссамнар катнашкан.

Картиналар галереясе тамашачыларны кабул итә башлады. Биредә ТАССРның 100 еллыгына багышланган проект буенча “Өмә” бөтенроссия пленар-симпозиумында катнашучыларның хезмәтләреннән торган бик матур күргәзмә ачылды.

Татарстан рәссамнар берлеге “СО-ТВОРЕНИЕ” проектын тормышка ашыру өчен Президент гранты откан иде. Бу Россиянең танылган 48 рәссамына Татарстанның тарихи һәйкәлләренә әйләнгән Казан, Болгар, Свияжсктан 82 картина ясарга мөмкинлек биргән.

Иҗади өмәдә Россиянең Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәрге төбәкләренннән рәссамнар катнашкан. Үзенчәлекле рәссамнар Зөфәр Гыймаев, Бато Дугаржапов, Александр Федосеев, Владимир Башкиров һәм башкалар проектның дәрәҗәсен күтәргән. Күргәзмәгә табигать күренешләрен, истәлекле урыннарны, архитектура һәйкәлләрен чагылдырган берсеннән-берсе матур картиналар куелган. Күргәзмәгә Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Гайфетдинов, халык рәссамнары Мадияр Хаҗиев, Мөдәрис Минһаҗев, башкарма комитетның бүлек башлыгы Алсу Галиева югары бәя бирде. “Болгар” бию театры җырчысы Нияз Хәммәтшин сәнгать бәйрәмен үзенең матур җырлары белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев