«Өмет» яңарды
Яңалыклар тасмасы

«Өмет» яңарды

86нчы «Өмет» интернат-мәктәбе 40 елдан соң капиталь төзекләндерелде.

Моның өчен республика бюджетыннан 67 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Биредә физик мөмкинлекләре чикле балалар дәвалана, укый, тормышка адаптацияләнә. Коллективның, әти-әниләрнең һәм балаларның шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады. Капиталь ремонт кысаларында мәктәпне бинаны төзекләндерүдән тыш ата-аналар өчен машина урыны да барлыкка килгән.
Мәктәп директоры Роберт Абайдуллин мэрны өстәмә белем бирү проектлары белән дә таныштырды.


ремонт

Нет комментариев