Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җомга көн мөбәрәк булсын!

Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ. Фарыз - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку,...

Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ.

Фарыз - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ел саен малның зәкятен бирү, мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып Хаҗ кылу һ. б.

Ваҗиб - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамәлләр: витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу, Коръәннең сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу һ.б.

Сөннәт - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне "Бисмилләһ" белән башлау, Коръән укыр алдыннан "Әгузе" әйтү, төчкергәч "Әлхәмдүлилләһ" дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү, мисвәк (теш чистарткыч) белән авызны пакьләү һ.б.

Мөстәхәб - шундый гамәл, аны кылган кеше, саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, Кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел (өстәмә) намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, тәһарәт белән йөрү, буш вакытта Коръән уку һ.б.

Мөбах - шундый гамәл, аны кылган яки кылмаган кеше - саваплы да, гөнаһлы да булмый. Мөбах гамәлләр: хәләл ризыкларны туйганчы ашау яки эчү, утыру, басып тору, зарарсыз сүзләр сөйләү һ.б.

Хәрам - шундый гамәл, аны кылган кеше зур гөнаһлы була, хәрам гамәлләрне эшләргә ярый (хәләл) дигән кеше кяфер була. Хәрам гамәлләр: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һ.б.

Мәкруһ - шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б.

Мөстәкрәһ - шундый гамәл, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган була. Мөстәкрәһ гамәлләр: зур-зур кабып ашау, базарда яисә урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү, бармак шартлату һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев