Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Омикрон симптомнары ОРВИ белән охшаш

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов үзеңдә омикронның беренче билгеләрен сизү белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

Температура югары, баш һәм тән авыртуы көчле булса, көненә 2 литр су эчәргә, тән температурасын көненә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган даруларны эчәргә кирәк. 

Өй аптечкасында түбәндәге дарулар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалициловая кислота; тамак авыртканда – антимикробка һәм ялкынсынуга каршы дарулар, томауны бетерү өчен – махсус борынга тамыза торган тамчылар, диңгез суы нигезендә борынны чайката торган катнашмалар кулланырга кирәк. Вируска каршы препаратлар – интерферон-альфа, гриппферон, генферон лайт һәм башкалар кирәк. 

Антибиотикларны исә бары тик табиб кушуы буенча гына эчәргә киңәш итәбез.

Әгәр дә 3 көн дәвамында тән температурасы 38 градустан артык торса һәм дарулар ярдәмендә төшмәсә, табибны чакыртырга кирәк. 

ОРВИның беренче симптомнарын тою белән өйдә калу мәҗбүри. Мөмкинлек булса, авырган кешене аерым бүлмәгә яткырырга кирәк. Фатирны ешрак җилләтергә, идәннәрне юарга, юеш чүпрәк белән тузан сөртергә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек