Онкоүзәктә тернәкләндерү буенча проект эшли башлады
Очрашу күкрәк рагына операция ясаткан хатын-кызлар өчен
Чаллының онкология үзәгендә эшли башлаган пилот проект пациентларга физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да дәвалану өчен мөһим, ди оештыручылар. Беренче чарада Казан шәһәреннән килгән иснтруктор-методист Руслан Нурмангазиев аралашуга корылган лекция уздырды. Хатын-кызлар белгечкә үзләрен борчыган сорауларын бирде. Операциядән соң нәрсә ярый, нәрсә ярамый, тизрәк һәм нәтиҗәле тернәкләнү өчен нәрсәгә игътибар итәргә, нинди витаминнар эчәргә – Руслан Нурмангазиев шуңа охшаш сорауларга аңлатма бирде.
Очрашудан соң саф һавада дәвалау гимнастикасы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев