Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онытылмаслык матур очрашу

1969 ел­да Чул­ман бу­ен­да­гы шә­һәр һәм КА­МАЗ тө­зе­ле­ше­нә Ак­та­ныш, Сар­ман, Мөс­лим һәм баш­ка рес­пуб­ли­ка­быз­ның баш­ка ра­йон­на­рын­нан ке­ше­ләр кил­де. Алар би­ре­дә үз­лә­ре­нә һө­нәр ал­ды­лар, тиң яр­ла­рын та­бып га­и­лә кор­ды­лар. Бү­ген ин­де әле­ге га­и­лә­ләр­дә ту­ган ба­ла­лар төр­ле өл­кә­ләр­дә Чал­лы­га хез­мәт итә. Шә­һә­ре­без­дә яшәү­че ха­лык­ның күп­че­ле­ге - Та­тар­стан­ның төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән кил­гән ха­лык. Алар...

Ме­нә шу­ны ис­тә то­тып, "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­рае җи­тәк­че­се, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Гөл­за­да Рза­е­ва як­таш­лар җәм­гы­ять­лә­ре оеш­ты­рып җи­бәр­де. Баш­та төп чал­лы­лы­лар, ан­на­ры ак­та­ныш­лы­лар, өчен­че бу­лып Мөс­лим­ле­ләр оч­раш­ты. Хә­зер ин­де алар 34. Ба­ры­сы да уңыш­лы эш­ли. Җәм­гы­ять­ләр­нең ба­ры­сын да ту­ган як­ка, ту­ган тел­гә, мә­дә­ни­ят­кә мә­хәб­бәт, бер-бе­ре­ңә яр­дәм­лә­шү ди­гән асыл сый­фат­лар би­зи.

Уз­ган шим­бә­дә уз­ган Мөс­лим­нәр оч­ра­шуы да җы­лы, дус­та­нә шарт­лар­да уз­ды. "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­е­на ки­лү­че­ләр­не урам­нан ук "Мөс­ли­мем" ди­гән ма­тур җыр, ә мә­дә­ни­ят йор­тын­да аның ху­җа­би­кә­се, Чал­лы­ның мак­тау­лы граж­да­ни­ны Гөл­за­да Рза­е­ва кар­шы ал­ды. Фо­йе­да Мөс­лим ра­йо­ны хез­мәт­чән­нә­ре яр­мин­кә оеш­тыр­ган иде. Алар Чал­лы­да­гы як­таш­ла­ры­на сөт һәм кон­ди­тер ри­зык­ла­ры тәкъ­дим ит­те­ләр. Оч­ра­шу Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Га­би­дул­ла Хөр­мә­тул­лин баш­ка­ру­ын­да­гы Мөс­лим ту­рын­да­гы җыр бе­лән баш­ла­нып кит­те. Га­би­дул­ла Мөс­лим ра­йо­нын­нан чык­кан та­лант­лар­ның бер­се. Аңар­дан тыш укы­ту­чы­лар Карл һәм Спар­так Әх­мә­тов, та­биб­лар Рим­ма Әх­мә­то­ва, Лә­лә Ка­ма­лет­ди­но­ва, язу­чы Фа­кил Са­фин, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре Ил­шат Нур­га­ли­мов, Ин­бер Шә­фый­ков, Зи­лә Ша­кир­җа­но­ва һәм баш­ка­лар шә­һә­ре­без­нең ру­хи-мә­дә­ни үсе­ше­нә зур өлеш керт­кән хөр­мәт­ле ке­ше­ләр.

Мөс­лим еге­те Ра­мил Бә­дерт­ди­нов сән­гать көл­ли­я­те ди­рек­то­ры бу­лып эш­ли. Аның сту­дент­ла­ры та­тар би­ю­ен бик ос­та баш­ка­рып, та­ма­ша­чы­лар­ның көч­ле ал­кыш­ла­ры­на ла­ек бул­ды­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, мил­лә­те­без­гә хез­мәт итү­че та­лант­лар­ның кү­бе­се мәң­ге­лек йорт­ка күч­те. Та­тар­ста­ны­быз­га бик күп та­лант­лар тәр­би­я­лә­гән, озак ел­лар Ала­бу­га мә­дә­ни­ят-агар­ту учи­ли­ще­сын җи­тәк­лә­гән, му­зы­кант, ком­по­зи­тор Ил­шат Нур­га­ли­мов та мон­нан бер­ни­чә ел элек ке­нә без­нең ара­быз­дан кит­те. Ил­шат абый үзен­нән хал­кы­быз­га бай му­зы­каль ми­рас кал­дыр­ды. Ул яз­ган "Хә­тер" му­зы­ка­сы ас­тын­да Мөс­лим­ле­ләр ва­фат бул­ган як­таш­ла­рын ис­кә ал­ды­лар. Шө­кер, Ил­шат абый бе­лән Гөл­за­дә апа­ның кыз­ла­ры - шә­һәр­нең мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва әти-әни­се­нең эшен ла­ек­лы дә­вам итеп, Чал­лы хал­кы­на мә­дә­ни­ят хез­мә­те күр­сә­тә. Ул як­таш­ла­ры­на фор­тепь­я­но­да уй­нап Рөс­тәм Яхин­ның үлем­сез "Сан­ду­гач" җы­рын баш­кар­ды һәм та­ма­ша­чы­лар­ның көч­ле ал­кыш­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де.

Мөс­лим­ле­ләр­не бәй­рәм бе­лән кот­лар­га шә­һәр ха­ки­ме урын­ба­са­ры Фле­ра Ан­дре­е­ва, Мөс­лим ра­йо­ны ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы Ра­мил Мул­лин, "Чал­лы ик­мә­ге" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те ге­не­раль ди­рек­то­ры Ра­фа­эль Юны­сов, ра­йон­ның Чал­лы­да­гы ак­са­ка­лы Азат Га­ни­ев кил­гән иде. "Як­таш­лар җәм­гы­ять­лә­ре та­рих­ны сак­лый тор­ган оеш­ма. Чал­лы­ның үсе­ше­нә Мөс­лим­ле­ләр зур өлеш кер­тә. Шә­һәр­дә зур тө­зе­леш баш­лан­гач, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып Мөс­лим ра­йо­нын­нан кил­де­ләр. Бү­ген авыл ху­җа­лы­гы яр­мин­кә­лә­ре­нә бе­рен­че­ләр­дән бу­лып әле­ге ра­йон­нан ки­леп, Чал­лы хал­кын сый­фат­лы азык-тө­лек, яшел­чә бе­лән тә­э­мин итә­сез. Рәх­мәт Сез­гә. Бер оч­ра­шу - бер го­мер ди­ләр. Бу оч­ра­шу сез­нең го­ме­ре­гез­не озы­найт­сын иде", - ди­де Фле­ра Ан­дре­е­ва. Ра­мил Мул­лин як­таш­ла­рын хөр­мәт итеп кил­гән шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре­нә рәх­мәт бел­дер­де. "Рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге­нең яр­дә­ме бе­лән ра­йо­ны­быз тө­зек­лә­нә. Шим­бә көн­не ма­ши­на­лар Мөс­лим­гә, ял кө­не Чал­лы­га агы­ла. Бу шат­лык­лы кү­ре­неш. Без як­таш­ла­ры­быз­ның ту­ган як­ла­рын оныт­мау­ла­ры­на сө­е­нә­без", - ди­де ул. "Чал­лы ик­мә­ге" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те ге­не­раль ди­рек­то­ры Ра­фа­эль Юны­сов та "Бү­ген­ге көн­дә Мөс­лим­дә, аның авыл­ла­рын­да яшә­ве кү­ңел­ле", - дип ра­йон­ның хә­зер­ге җи­тәк­че­се­нең ты­рыш­лы­гын, зи­рәк­ле­ген бил­ге­ләп үт­те.

Чал­лы­да­гы Мөс­лим як­таш­лык җәм­гы­я­те­нең ак­са­ка­лы, мә­га­риф үсе­ше­нә зур өлеш керт­кән шу­шы көн­нәр­дә үзе­нең 80 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­кән Азат Га­ни­ев үзе­нең го­рур­ла­ныр­лык уку­чы­ла­рын са­нап чык­ты. Алар ара­сын­да ша­гый­рә Шәм­сия Җи­һан­ги­ро­ва, пол­ков­ник Дәү­фит Хә­мә­ди­шин, ТР Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Ра­фа­эль Юны­сов һәм баш­ка­лар бар. Ул мон­дый эч­кер­сез, ма­тур оч­ра­шу­лар­ны оеш­тыр­ган, үзен сәх­нә­гә мен­ге­реп зур­ла­ган Гөл­за­да ха­ным­га рәх­мәт әйт­те.

Мөс­лим­ле­ләр як­таш­ла­ры яны­на буш кул бе­лән кил­мә­гән­нәр. Алар зал­да уты­ру­чы­лар­ны чәк-чәк бе­лән сый­ла­ды­лар, үз­лә­ре­нең ма­тур җыр-моң­на­рын бү­ләк ит­те­ләр.

Мөс­лим­ле­ләр Әмә­кәй авы­лы кы­зы, бү­ген­ге көн­дә кат­лау­лы опе­ра­ци­я­гә мох­таҗ Йол­дыз Җә­ли­ло­ва­га ак­ча җый­ды­лар. Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­тын кы­зыл дип­лом­га тә­мам­ла­ган, та­тар те­ле укы­ту­чы­сы Йол­дыз­га яр­дәм йө­зен­нән, 28 ок­тябрь­дә Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­рын­да хәй­рия кон­цер­ты уза. Иге­лек­ле га­мәл кы­лыр­га те­ләү­че­ләр би­ре­гә ки­леп, үз өлеш­лә­рен кер­тә ала­лар.

Җыр-моң бе­лән үре­леп бар­ган як­таш­лар оч­ра­шуы си­зел­ми дә үтеп кит­те. Әле­ге ки­чә­ләр дус­лар, сый­ныф­таш­лар, ту­ган­нар­ны оч­раш­ты­рып кы­на кал­мый, ту­ган те­ле­без­не, мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лау­да да әһә­ми­ят­ле роль уй­ный, чөн­ки алар ту­ган те­ле­без­дә үтә. Та­тар хал­кы өчен як­таш­лар оч­ра­шуы шул ягы бе­лән ка­дер­ле дә. Ту­ган те­ле­без, мә­дә­ни­я­те­без са­гын­да то­ру­чы Гөл­за­да Ра­зе­ва­га шу­ның өчен ае­рым рәх­мәт.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

­Риф­кать Биль­да­нов фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев