Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онытылмый әле ул еллар

СССР чорында 17 апрель янгынчыларның һөнәри бәйрәме көне буларак билгеләп үтелә иде. Хәзер ул бәйрәм 30 апрельгә күчерелде. Әмма шулай гадәткә керелде инде, шәһәрне янгыннан саклау отряды үзенең пенсиядәге янгынчыларын тантаналы кичәгә 17 апрель көнне чакыра. Аерым программа белән ул көнне пенсионерларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, концерт номерлары әзерләнә. Шәһәребездә хәрбиләштерелгән янгыннан...

СССР чорында 17 апрель янгынчыларның һөнәри бәйрәме көне буларак билгеләп үтелә иде. Хәзер ул бәйрәм 30 апрельгә күчерелде. Әмма шулай гадәткә керелде инде, шәһәрне янгыннан саклау отряды үзенең пенсиядәге янгынчыларын тантаналы кичәгә 17 апрель көнне чакыра. Аерым программа белән ул көнне пенсионерларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, концерт номерлары әзерләнә.

Шәһәребездә хәрбиләштерелгән янгыннан саклау хезмәте 1981 елда барлыкка килде. Мин үзем дә нәкъ шул вакытта очраклы рәвештә генә Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы вазыйфасына керештем. Чаллыда гөрләп төзелеш барган еллар иде әле ул, безгә эш җитәрлек булды. Шәһәр тирәсендәге вагоннардан торган вакытлы поселоклар да үз тормышлары белән яшәп яткан чор. Вагоннарда гомер итүчеләрнең тормышларын күреп калдым мин, әллә ни уңайлыклары булмаса да, аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшәде анда халык. БСИдагы, Орловка боҗрасы каршындагы вакытлы поселокларда яхшы балалар бакчалары бар иде. Молодежный поселогында мәктәп эшләп килде. Ул чорда вагоннарда янгыннар булгалап торды, шуңа да бездән вакытлы поселокларны даими күзәтү астында тоту таләп ителде.

Суровкадагы бараклардан торган поселок зур игътибар сорый иде. Чөнки янгын чыккан очракта берничәшәр гаилә бернәрсәсез урамда утырып калган очраклар да булды. Бер-ике елдан вакытлы поселоклар берәм-берәм юкка чыга башладылар, Яңа шәһәрдә, ЗЯБ бистәсендә торак йортлар күпләп төзелеп, кешеләрне шунда күчереп бетерделәр.

Хәрбиләштерелгән янгыннан саклау хезмәте оешкан чорларда янгын сүндерү частьларын янгынчылар, машина йөртүчеләр белән тәэмин итү бик авырлык белән барды. Эчке эшләр министрлыгына караганлыктан, эшкә керүче хезмәткәрләргә югары таләпләр куела иде, шуңа да кадрлар сайлап алу четерекле проблема булды. Эшләүче һәр хезмәткәргә кадрлар табып алып килү бурычы куелып, бу мәсьәлә атна саен үткәрелгән киңәшмәләрдә тикшерелеп барылды.

Ул вакытлар артта калды инде. Соңгы елларда янгынчы һөнәренең абруе артты. Хәзер беркем дә кадрлар эзләп йөрми, эшкә керергә теләүчеләр үзләре кадрлар бүлегенә килеп, чиратка язылалар. Янгынчы булырга теләүчеләр арасында югары белемлеләр дә җитәрлек.

Хәзерге янгын сүндерү техникасы да яңарыш кичереп, элеккегеләрдән күпкә заманчарак һәм көчлерәк. Шулай булмыйча да мөмкин түгел, чөнки хәзер янгын урынына килеп җитү өчен нибары ун минут вакыт каралган. Вакытында чакыртсыннар гына.

Янгынчы хезмәте ныклы сәламәтлек, көч-куәт таләп итә. Шуңа күрә дә янгын сүндерү эшен чын ир-атлар эше дип карарга кирәктер. Янгынчылык хезмәте Эчке эшләр министрлыгыннан алынып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына күчерелгәч, аларга янгын сүндерүдән тыш, коткару эшләре дә йөкләнде. Юлда юл-транспорт вакыйгасы булса да, кайдадыр зарарлы химик кушылмалар түгелсә дә, суда батучыларны коткарырга кирәк булса да, кызыл машиналар юлга кузгала.

Янгын сүндерү хезмәте ветераннары сафына ел саен берничә кеше өстәлә бара. Ни әйтсәң дә, еллар бер-бер артлы тәгәри торалар бит, кемнәрдер олыгая, алар урынына яшьләр килә. Һөнәри бәйрәм көне уңаеннан барлык янгынчыларны, лаеклы ялдагыларны, аларның гаиләләрен янгынчыларның ветераннар советы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәм.

Һөнәрегезгә һәрчак тугры сез,

Ил байлыгын уттан саклыйсыз.

Халкыбызның сезгә ышанычын,

Тырыш хезмәт белән аклыйсыз.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

отставкадагы эчке эшләр хезмәте майоры, ветераннар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев