Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оренбург шәлләре мамык...

Оренбургта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәк программасы кысаларында 54 илдән килгән делегатларга дөньядагы иң зур мамык шәлне тәкъдим иткәннәр. 400 квадрат метрлы шәл Гиннессның рекордлар китабына кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"400 квадрат метрлы Оренбург шәле рекордын тиз арада гына уза алмаслар, дип уйлыйм", - дип белдергән шәлне тәкъдим итү вакытында Гиннессның рекордлар китабы вәкиле. Шәл 20х20 метр зурлыкта, аны Оренбург бәйләү фабрикасында 46 килограмм йон җебеннән бәйләгәннәр. Оренбургта Оренбург мамык шәле көннәре башланды. Чит ил кунаклары өлкә сәнгать музеенда мамык шәл күргәзмәсендә булган. Оренбургка XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленда катнашучы 100 делегат килгән. Аларның күбесе Уганда, Индонезия, Италия, Болгария һәм Кытайдан булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев