Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оренбургта яшәүче Гөлнара Салихова: «Хәлләр ярыйсы...»

Дамба бәреп, Орск шәһәрен су басу турында ул «Шәһри Чаллы»га сөйләде.

Оренбургтагы хәлләрне социаль челтәрләрдән күреп торабыз. Еракта торсак та, мондый хәл берәүне дә битараф калдырмый. Кемнәрнеңдер танышлары, дуслары, туганнары шул яктан. 

Чаллының Үзәк китапхансеннән Акйолдыз Янмурзина да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: 
"Оренбургта дус кызларым яши. Үзем дә анда яшәп педагогия институтын бетердем. Күпләре шунда төпләнеп калдылар, мин Чаллыга кайттым. Кызлар белән социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Анда да шәһәр төрле районнардан тора. Берничәсен яхшы гына су басты диделәр. Хәтта Европа-Азия стеласына кадәр су күтәрелгән диләр. Урал елгасы шул кадәр киңәеп шәһәр тиклем шәһәрне баса, Аллаһ сакласын. Бик борчылып торам. Курсташ кызларым шул стеладан ерак түгел бер урамда тора. Әле аларга ук менеп җитмәгән дип аңладым. Соңгы хәбәрдәрдә су чигенә дигән сүзләр дә ишетелде. Берүк шулай була күрсен. Ничек яшәмәк кирәк андый условияләрдә?! Кая барырга? Бер исәпсез тормый адәм балалары..."

Без Акйолдыз ханымның курсташы белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек. Ул Оренбургның үзендә яши. Әйтүенчә, су ул яшәгән урамга ук менмәгән. 

"Хәлләр ярыйсы гына. Дамба бәреп, Орск шәһәрен су басты. Берәр атнадан, су Оренбургка килеп җитте. Эвакуация булды. Халыкка вакытлыча тору урыннары бирделәр. Урал елгасы көннән-көн арта барды. Елга буенда урнашкан йортларны су басты. Урал 1187см га кадәр күтәрелде. Паника юк. Хәзер инде су төшә бара, артмый", - дип уртаклашты Гөлнара Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев