Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОСАГО буенча иминият компанияләренә яңа таләпләр

Әгәр иминият компанияләре ОСАГОның яңа килешүләре төзи алмый икән, 2019 елның 1 июленнән алар бу хакта үз сайтында хәбәр итәргә тиеш булачак.

Әгәр иминият компанияләре ОСАГОның яңа килешүләре төзи алмый икән, 2019 елның 1 июленнән алар бу хакта үз сайтында хәбәр итәргә тиеш булачак. Шулай ук килүчеләр өчен яңа иминият полисы тутырыла торган сайтның барлык бүлекләре дә ябык булырга тиеш.

Иминиятчеләр страховка сатуны үз теләкләре белән туктата алмый. Моның өчен өч төрле сәбәпләр булырга мөмкин:

иминиятчеләр берләшмәсенең һөнәри эшчәнлеге кагыйдәләре белән билгеләнгән полисларның сату лимиты артып китсә;

Россия банкы иминият компаниясеннән ОСАГО лицензиясен кире алса (туктатып торса, чикләсә);

Иминиятләүчеләр берләшмәсенең эш кагыйдәләре белән каралган башка очраклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев