Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Осагода кабат үзгәрешләр

Дәүләт Думасы россиялеләрне, ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен, техник карау процедурасы нәтиҗәләре буенча диагностика картасын күрсәтү ихтыяҗыннан азат итә торган төзәтмәләрне кабул итәргә ниятли.

Россия автоиминиятчеләр берлеге ел башында беренче тапкыр шундый тәкъдим белән чыккан иде.
Депутат Алексей Изотов белдергәнчә, төзәтмәләр хакында профиль комитетында фикер алышканнар. Моннан тыш, аларны Транспорт, Финанс, Эчке эшләр министрлыклары, Үзәк Банк белән килештергәннәр, Хөкүмәт исә үзгәрешләрне хуплаган.
Парламентарий мондый чараларның кирәклеген пандемия чорында техник карау станцияләренең саны кимүе белән аңлатты – бу базарда аларның кытлыгына китергән. Шунлыктан автомобиль хуҗаларына әлеге процедураны үтәргә урын юк.
Дәүләт Думасында шулай ук быелның 1 февраленә кадәр бирелгән диагностика карталарының гамәлдә булу вакыты 1 октябрьгә кадәр озайтылуы хакында искәрттеләр.
«Коммерсантъ» газетасы мәгълүматлары буенча, яңа закон проекты 2021 елның 22 августында үз көченә керергә мөмкин.

Фото: mayaksbor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар