Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Останы оста диләр, эшен күргәч

Тиздән 1 сентябрь. Укытучылар, гомумән алганда, мәгариф хезмәткәрләре өчен яңа эш елы башлана. Яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа укучылар, яңа сыйныфлар көтә. Ә эш барышында исә яңадан-яңа проблемалар, катлаулы хәлләр килеп чыга. Менә шул вакытта, иң беренче чиратта, күңелгә ышаныч салып, Флорит Әскат улы Хәлиуллин ярдәмгә килә. Язмам аның турында....

Тиздән 1 сентябрь. Укытучылар, гомумән алганда, мәгариф хезмәткәрләре өчен яңа эш елы башлана. Яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа укучылар, яңа сыйныфлар көтә. Ә эш барышында исә яңадан-яңа проблемалар, катлаулы хәлләр килеп чыга. Менә шул вакытта, иң беренче чиратта, күңелгә ышаныч салып, Флорит Әскат улы Хәлиуллин ярдәмгә килә. Язмам аның турында.

Бер җөмлә белән:

- Мәгариф өлкәсендә эшләмәсәгез, кем булыр идегез?

- Зур корабның капитаны.

- Яраткан шөгылегез?

- Балык тоту, китап уку, яшелчә үстерү.

- Туган ягыгыз?

- Актаныш районы Буаз-Күл авылы.

- Кайда ничек ял итәргә яратасыз?

- Табигать кочагында үзем гармун уйнап, җырлап утырырга.

- Яраткан китабыгыз?

- Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е.

- Сез тормыштан канәгатьме?

- Әлбәттә. Хатыным, кызым, улым һәм яраткан эшем бар.

- Яңа уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә теләкләрегез?

- Ныклы сәламәтлек, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телим.

з яшенә караганда күпкә яшь күренүче, уртача буйлы, төз гәүдәле, киң җилкәле Флорит Әскат улы җитез хәрәкәтләр белән каршыма килеп үк күреште дә, өстәл яныннан урын тәкъдим итте. Күптәнге танышлардай, сөйләшеп киттек. Профсоюз оешмасы җитәкчесе - мәгариф хезмәткәрләренең гозерләрен, үтенечләрен, проблемаларын, сорауларын тыңлап-аңлап, җайга салучы кеше нәкъ шундый булырга тиештер дә инде ул.

Яшь буын Флорит Хәлиуллинны профсоюз җитәкчесе буларак белсә, урта буын вәкилләре - мәгариф идарәсе белгече буларак, ә өлкән буын исә хезмәт укытучысы буларак хәтерлидер аны, минемчә.

Флорит Әскат улы Яр Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге оешмасы рәисе итеп 2009 елда сайлап куелды. Шул көннән башлап, ул хезмәт кешесенең мәнфәгатен кайгырту белән мәшгуль. Профсоюз оешмасы хәзерге вакытта мәгариф хезмәткәрләренең 201 беренчел һөнәри оешмасын берләштерә, шуңа күрә ул Татарстан Республикасында иң зурларыннан санала. Профсоюз оешмасының эшчәнлеге күптөрле һәм күп тармаклы: мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, эш хакын вакытында алу хокукын саклау, хезмәт кешесен һөнәри яклау, сәламәтлеген саклау, ныгыту буенча ярдәм итү, ветераннар белән эшчәнлек, профсоюз активистларын әзерләү һәм башкалар.
Флорит Хәлиуллин җитәкчелегендәге һөнәри берлек бүгенге көндә иң катлаулы, иң четерекле эшләргә алынучы, үз позициясендә нык торучы оешмаларның берсе. Профсоюз рәисе беркайчан да башлаган эшен ташламас, алдан алтын вәгъдәләр бирмәс. Хәер, үз вазыйфасын, үз бурычын тирән аңлап эш йөртүче бу кешегә боларның берсе дә кирәкми. Чөнки аның ярдәм итәргә ризалык бирүе үзе үк инде җиңүгә таба бер адым дигән сүз.

Флорит Әскат улы авырлыклардан курыкмыйча, нинди генә четерекле мәсьәләләр килеп чыкса да, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итә алырдай кеше. Моңа аның бай тәҗрибәсе, акыл белән фикер йөртүе, оештыру сәләтенә ия булуы, олыларча һәрбер кешене игътибар белән тыңлый белүе булыша.

Мине дә дикъкать белән тыңлап, ярдәм кулын сузарга әзер икәнлеген белдерде рәис. Бүгенге көндә җитәкчегә һәм аның командасына бик зур рәхмәтлемен. Шикләнмичә әйтә алам, нинди гозер белән генә килмә, Флорит Әскат улы хәлеңә кереп, йөрәк җылысы, күңел байлыгы, кайгыртучан күз карашы белән синдә проблемаларыңны чишәргә ышаныч тудыра алуга сәләтле. Кешегә яхшылык эшләргә омтылуы - аның яшәү рәвеше. Ул синең сөенечеңне уртаклаша, үзенең шәхси шатлыгы кебек күзләрендә нурлар балкый. Шулвакыт: "Ходаем! Бу кешене ярдәмеңнән ташлама. Җир йөзендә хезмәт халкына ярдәм итәрдәй шундый кешеләр күбрәк булсын", дип уйлап куясың.

"Дөрес яшә, булганына гел

шөкер кыл,

Хөр гомер кич, ирекле һәм намуслы бул!" - Гомәр Хәйәмнең бу хикмәтле сүзләре Җир шарын урый башлаганга тагын берничә елдан ун гасыр була. Сулар да агызмаган аларны, җилләр дә алып китмәгән - телләр телгә күчергән. Сүз тәмен һәм аның көчен белүче Флорит Әскат улы бу юлларны үзенең тормыш девизы итеп юкка гына сайламагандыр.

Энҗе Хиразова,
27нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X