Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Отсызлар Шүрәле белән Су анасын чишендергәннәр

Казанның сувинерлар сата торган бер кибетендә кочаклашып торган шәрә Шүрәле белән Су анасы сүрәте тирәсендә гауга әле дә тынмый. Ул сумка тышына төшерелгән. Аны Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин ясаган. Тукаебызның әкият геройларын бозып болай сүрәтләү кирәк иде микән? Казан татарлары әлеге сүрәткә карата нәфрәт белдереп бу сумкаларны сатудан алырга таләп...

Казанның сувинерлар сата торган бер кибетендә кочаклашып торган шәрә Шүрәле белән Су анасы сүрәте тирәсендә гауга әле дә тынмый.

Ул сумка тышына төшерелгән. Аны Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин ясаган. Тукаебызның әкият геройларын бозып болай сүрәтләү кирәк иде микән? Казан татарлары әлеге сүрәткә карата нәфрәт белдереп бу сумкаларны сатудан алырга таләп итсә дә, киресенчә сувинер кибетләрендә оятсыз сүрәт белән яңа товарлар пәйда булган: хәзер Шүрәле белән Су анасын футболкаларга, кружкаларга һәм башка сувинерларга төшереп сатуга куйганнар. Имеш бу әйберләрне шушы сүрәт өчен генә туристлар күпләп ала икән. Нинди заманага җиттек. Башка татар халык әкияте геройларын да интим яктан сүрәтләмәсеннәр, дип куркып торырга гына кала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев