Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оверсайздан – сыланып торган күлмәккә

Быел нинди кием һәм төсләр модада булачак?

Дизайнерлар төрле чор модасыннан илһам алуларын дәвам итә: бу 60нчы, 80нче, 90нчы һәм, әлбәттә, 2000нче еллар. Бүген заманча образларда һәр чордан элементлар бар. Әмма иң мөһиме – брендларның язгы-җәйге сезонда нәрсәләргә басым ясаулары. Ул, әлбәттә, нәфислек һәм аның барлык чагылышлары. 2024 елның нинди тенденцияләренә игътибар итәргә – стилист Лилия Вәлиева аңлата.

Яңа трендлар классик гардеробтан аерылып тора – хәзер анда зәвык, нәфислек һәм гадилек арта бара. Моңа кадәр булган җете төсләр тоныклана, төп төсләр кайта, өлкән буын кабул итеп бетермәгән оверсайз сыланып торган күлмәкләргә һәм билбаулы, каешлы киемгә әверелә. Нәфислек 2024 елның язгы-җәйге сезонында яңа үсеш ала: киенү стиле тыйнак һәм күп катламлы булачак.

Төсләр
2023 елның төсе кармин, ягьни куе кызыл иде, әмма дизайнерлар кызыл төскә басым ясады. Быел алар аны бордо төсенә алыштырды. Танылган брендлар исә үз коллекцияләрендә кызыл шәраб төсендәге күлмәкләр, тышкы киемнәр һәм аксессуарлар тәкъдим иттеләр. Алар, һичшиксез, затлы күренә.
Киемнәрне төсе буенча килештереп кигәндә контрастлар сайламагыз – хәзер төсләр бер-берсенә охшашрак булырга тиеш. Әйтик, кызыл белән яшел түгел, ә куе кызыл белән кызылның ачыграк төсмере. Дизайнерлар җылы тоннарның матурлыгына игътибар итәргә чакыра. Язын һәм җәен кызгылт-сары (оранжевый) һәм сары төс модага керәчәк.

Билбау, каеш
Моңарчы билбауга артык әһәмият бирмәдек. Бүген исә ул тышкы кыяфәттә төп роль уйный. Мәсәлән, ачык костюмнарны һәм комбинезоннарны контраст (аерылып торган төстәге) аксессуар белән ассызыклыйбыз, монда сүз нәкь менә каеш турында бара. Хәтта пәлтәләрне дә күн каеш белән буып кия алабыз. 

Төймәләр
Яңа сезонның иң модалы билгесе – блузка яки кардиганның аскы төймәләрен ычкындырып кию. Иркен, киң рубашка кигәч, билегез күренеп торсын. Бу стайлинг-трюкны (стильле булып күренү өчен кулланган ысулны) кардиганнар һәм костюмлы жилетлар белән дә башкарырга мөмкин.

Костюмнар
Соңгы берничә елда костюмнар хатын-кызлар гардеробының төп өлешен тәшкил итә. Чалбарлы модельләр генә түгел, шорты һәм итәклеләрне дә кияләр. Аларны яшь кызлар гына түгел, зур яшьтәге ханымнар да яратып өлгерде.

Итәкләр
Әгәр дә сез күпереп торган, баллон (итәк чите эчкә бөкләп тегелгән) итәкләр кызларны туйдырган дип уйласагыз, ялгышасыз. Брендлар әле дә аларны тәкъдим итә, шулай да яңа сезонда купшы күлмәкләргә өстенлек бирелә. Ефәк тукымадан, озын, төрле төсмердәге итәкләр дә гардеробыгызда булса яхшы. Җилкәләре ачык күлмәкләр, топлар, кыска кофталар һәм джемперлар хатын-кызларның нәфислеген ассызыклый.

Бизәкләр
Язгы-җәйге сезонны чәчәксез күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа ул орнамент буларак тукыманы, декор буларак киемне бизи. Гомумән, гөлләр беркайчан да модадан чыкмаячак.

Яңа коллекцияләрдә төрле вариантлар тәкъдим ителә, әмма иң шәбе – зур кызыл чәчәкләр. Декорның тагын бер төре – челтәрдән ясалган яки чигелгән яки 3D (күләмле) брошь-чәчәкләр. Аларны итәккә дә, күлмәккә дә, чокерларга да урнаштыралар.

Фотолар Лилия Вәлиевадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев