Озак еллар эшләгән өчен - пенсиягә вакытыннан алда
Озак еллар хезмәт иткән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була аламы?
Озак еллар эшләгән өчен - пенсиягә вакытыннан алда
- 40 елдан артык йөк автомобиль йөртүчесе булып эшләдем. Озак еллар хезмәт иткән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була аламмы?
- Иминият стажы 42 елдан да ким булмаган (ир-атлар өчен) һәм 37 ел (хатын-кызлар өчен) булса, картлык буенча иминият пенсиясе элек гомум билгеләнгән пенсия яшенә караганда 2 елга алдан билгеләнә, әмма 60 яшькә (ир-атлар өчен) һәм 55 яшькә (хатын-кызлар өчен) җитү кирәк. Хатын кызлар өчен 37 ел һәм ир атлар өчен 42 ел иминият стажын исәпләгәндә аңа түбәндәге чорлар кертелә:
– РФ территориясендә башкарылган эш һәм башка эшчәнлек чорлары, бу чорда Пенсия фондына иминият взнослары исәпләнгән һәм түләнгән очракта;
– вакытлыча эшкә сәләтсезлек чорында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча пособие алу чоры.
“нестраховые случаи” - 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау, эшкә яраксыз гражданнарны карау, армиядә чакырылыш буенча хезмәт итү - бу очракта әлеге нигез буенча вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукын бирүче иминият стажына керми.
Яр Чаллыда Россия Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов.
Фатирны су басканда нишләргә?
- Өстәге күршеләребез, отпуск вакытында фатирны су батырды, бу вакытта кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Фатирларны су бастыру - бик күңелсез күренеш, чөнки алда көтелгән ремонт белән генә түгел, ә бәлки һәлакәт сәбәпчесе хисабына зыянны каплату теләге белән бәйле, суд процедуралары белән дә бәйләнгән. Китерелгән зыянны берничә ысул белән капларга мөмкин. Беренчесе-гаепле заттан турыдан – туры компенсация алу. Икенчесе - зыян бәяләнгән сумма иминият компаниясе тарафыннан түләнә. Бу ысул зыян күрүченең мөмкинлекләрен киңәйтә. Әмма иминиятче бернинди проблемасыз акча түли, дип дөрес фаразлау дөрес түгел. Еш кына тиешле сумманы алу өчен компания белән озаклап язу, бәхәсне суд утырышлары залына чыгару бурычы тора. Иң мөһиме-милеккә сыйфатлы бәя бирү. Аны җентекләп тикшерерә бәйсез компания белгечләренә тапшырырга кирәк, ул фатирның кирәк-яракларының һәм эчке бизәкләүнең төгәл бәясен билгеләргә, юридик яктан дөрес формада бәяләү фактын теркәргә һәм иминият компаниясенә тапшырырга тиеш. Мондый документ булу иминиятчеләргә әлбәттә ошамый, әмма зыян күрүчегә шушы документ булгач иминият компаниясе, акчаны тиешле күләмдә һәм билгеләнгән вакытка түлиячәк.
“Правовая Оценка” компаниясенең генераль директоры Наил Хөснетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев