Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Озын гомер сере – бакчада эшләүдә

Италия галимнәре озын гомерле кешеләрнең психологиясен өйрәнеп, аларга уртак хас сыйфатларны ачыклаганнар. Әлеге илнең Чиленто дигән районында яшьләре 90нан, хәтта ки 100дән узган шактый кеше гомер кичерә. Һәм әйтергә кирәк, алар сау-сәламәтләр. Галимнәр менә шул йөзьяшәрләрне яхшылап тикшергәннәр. Баксаң, алар депрессия, кирәккә-кирәкмәгәнгә борчылу, хәвефләнү дигән нәрсәне белмиләр икән. Моннан тыш,...

Италия галимнәре озын гомерле кешеләрнең психологиясен өйрәнеп, аларга уртак хас сыйфатларны ачыклаганнар. Әлеге илнең Чиленто дигән районында яшьләре 90нан, хәтта ки 100дән узган шактый кеше гомер кичерә. Һәм әйтергә кирәк, алар сау-сәламәтләр. Галимнәр менә шул йөзьяшәрләрне яхшылап тикшергәннәр. Баксаң, алар депрессия, кирәккә-кирәкмәгәнгә борчылу, хәвефләнү дигән нәрсәне белмиләр икән. Моннан тыш, бу кешеләр барысы да оптимистик рухлы, тормышка уңай мөнәсәбәттә һәм гаиләләренә нык бәйле булып чыккан. Шулай да галимнәр Чилентоның озын гомерле кешеләренең уртак бер гаҗәеп серен ачканнар. Әлеге өлкәннәр җирдә, ягъни бакчаларында, үзләренең плантацияләрендә эшләргә яраталар икән. Якыннарының эшләмә, ял ит диюләрен алар колакларына да элмиләр, имеш. Йөзьяшәрләр үзләре сөйләвенчә, нигездә аларга нәкъ менә шул җир алга таба яшәргә көч бирә. "Җир - минем тормышым ул, мин өйдә кул кушырып утыра алмыйм, әгәр эшләргә мөмкинлек бирмәсәләр, мин үлемем якынайганын сизәм", - дигән бер бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев