Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Парфюмерия һәм фототехника маркировкалау мәҗбүри

Маркировкасыз парфюмерия сатылмаячак

30 сентябрьгә кадәр җитештерүчеләр һәм импортерлар, күпләп сату компанияләре һәм ваклап сату кибетләре парфюмерия продукциясен, шулай ук Россиягә кертелә торган фототоварлар өчен маркировка  үткәрергә тиеш.

2020 елның 1 октябреннән әлеге төр товарларны маркировкалау мәҗбүри булачак. Куллану төргәгенә яки этикеткасына Data Matrix кодлары кертелә. Алар үз эченә товар, җитештерү датасы һәм урыны, компания - җитештерүче турында бөтен мәгълүматны ала. Кәрәзле телефондагы махсус кушымта ярдәмендә кулланучылар кодны сканерлый һәм сатып алыр алдыннан товар турында барлык мәгълүматны укый ала. Әгәр код буенча берни дә табылмаган икән, димәк, продукция легаль булмаган рәвештә кертелгәне аңлашылачак. Димәк әлеге төр продукция контрафак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев