Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева: “Казахстан Президентын шәһәр тарихы музеена алып барыр идем»

Бүген Чаллыга Казахстан Президенты Касыйм Жомарт Токаев килә. Бу уңайдан шәһәрдәшләребезгә: “Мәртәбәле кунакка шәһәребезнең кайсы урыннарын күрсәтер идегез?”, - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Гөлзада Рзаева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины:

– Мин Казахстан Президентын шәһәр тарихы музеена алып барыр идем. Чагыштырыр өчен ГЭС бистәсенең Үзәк урамын, тарихи биналарны күрсәтер идем.  Кечкенә генә шәһәрчек урынында, СССРның төрле төбәкләреннән килгән төрле милләт вәкилләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, эре сәнәгать үзәге барлыкка килү тарихын сөйләр идем. Әйе, коры яланда зур шәһәр, автогигант калкып чыкты. Ул вакытта төзелеш материаллары да юк иде бит. Шуңа да карамастан,  төзүчеләр һәр объектны ныклы нигезгә «утырттылар».

Матур йортлар, якты, киң проспектлар... Тукай яр буе карап туймаслык дәрәҗәгә җиткерелде. Чаллыны төзекләндерү, яшелләндерү эше дәвам итә. Мәдәният йортларында төрле милләт вәкилләре, дус-тату булып халыкны рухи яктан баета. Париж да, Нью-Йорк та кирәкми, үзебезнең Чаллыбыз белән горурланып яшәүгә ни җитә?!

(Шәһәр күренеше фотосы https://oooibat.ru сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев