Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Парижларга җиттек без...

Бүген Татарстаннар 522 кеше сыйдырышлы Боинг-747 очкычы белән Франция башкаласына юл алды. "Париж Сабантуенда иң дәртле җырларыбызны җырлаячакбыз! "Алмагачлары"н, "Гармун алыйк әле, дуслар"ны, "Рәхәтләнеп яшик"не башкарачакбыз. Алардан да кала безнең әле Сабантуй турында җырыбыз да бар", ди "Зө-Ләй-Лә" төркеме кызлары. 23 май иртәсендә Казан һава аланыннан Парижга юл алган очкычта...

Бүген Татарстаннар 522 кеше сыйдырышлы Боинг-747 очкычы белән Франция башкаласына юл алды.

"Париж Сабантуенда иң дәртле җырларыбызны җырлаячакбыз! "Алмагачлары"н, "Гармун алыйк әле, дуслар"ны, "Рәхәтләнеп яшик"не башкарачакбыз. Алардан да кала безнең әле Сабантуй турында җырыбыз да бар", ди "Зө-Ләй-Лә" төркеме кызлары.

23 май иртәсендә Казан һава аланыннан Парижга юл алган очкычта бу төркемнән кала "Казан егетләре", "Казан" бию ансамбле, "Шарм" шоу-балеты, Чаллыдан "Болгарлар" һәм "Татарстан", Алабугадан "Кама таңнары" бию төркемнәре, җырчы Айгөл Хәйри, баянчылар Айдар Вәлиев һәм Булат Хисмәтов та бар. Тагын бер җырчы - Айгөл Бариева Парижга Канаданың Монреаль шәһәреннән килә. Ул Монреальгә Сабантуйга барган иде.

Парижга юл алган очкыч салонында татарстаннар
Парижга юл алган очкыч салонында татарстаннар

Парижга бару куанычы социаль челтәрләрне дә яулап ала башлады. "Түбәтәй" фаст-фуд челтәре башлыгы Солтан Сафин дөньяда иң зур очкычларның берсе булган - Боинг-747нең эчен төшереп тизрәк Инстаграмга куйды. "Россия" һава ширкәтеннән арендага алынган бу очкычка 522 кеше сыя. Мондый очкычның Казаннан күтәрелеп китүе - үзе яңалык, сирәк була торган хәл.

Быел февраль аенда Париж мэры Анн Идальго Казанга килгән иде. Казан мэры Илсур Метшин аңа Сабантуй бәйрәмен Парижда да үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идальго бу тәкъдимне хуплады.

Артистларның сүзләренә караганда, Париж Сабантуенда түрә-кара өчен аерым чатыр да корылачак. Кайбер артистлар анда да кереп җырлаячак һәм баянда уйнаячак. Татарстан мулдан кунак итәргә ярата. Чәкчәге, казылыгы, корты һәм башка милли ризыклар, кабымлыклар да Казаннан ук китерелергә мөмкин.

22 май Эйфель манарасы янындагы Марс кырында Сабантуй сәхнәсен кора башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев