Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы парклары кемгә комачаулый?

ЗЯБ бистәсендәге Марат Бибишев исемендәге парк һәм Яңа шәһәрдәге Яшь Ленинчылар бульвары вандаллардан иң күп зыян күрүчеләр дип санала.

Чаллы парклары көн саен вандаллардан зыян күрә. Заманча таләпләргә туры килерлек уңайлы шәһәр паркларында рәхәтләнеп ял ит тә бит. Юк! Төзер өчен тамчы да көч сарыф итмәгән адәмнәр паркларны җимерә генә белә. Ә бит җимерү – төзү түгел!

Чаллыда Марат Бибишев исемендәге, «Гренада», «Сидоровка», Комсомол, Комсомолец, Җиңү парклары, Габдулла Тукай исемендәге Яр буе паркы, Азатлык мәйданы, Яшь Ленинчылар, Шишкин, Тинчурин исемендәге бульварлар һәм үзәк Мәйдан өчен Яр Чаллы шәһәренең мәдәният һәм ял паркы муниципаль унитар предприятиесе җаваплы. Ул ял итү урыннарының төзеклеген һәм чисталыгын тәэмин итә. Ә бу бер дә җиңел түгел. Һәркөн иртән парк хезмәткәрләре эшне обходтан башлый. «Көн дә нәрсәне булса да җимерәләр, җиһазлар маркер язуларына баткан. Чүп-чарны әйтәсе дә юк. Инде паркларны төзәтеп җитешеп булмый», – ди предприятиенең коммерция мәсьәләләре буенча директор урынбасары Ришат Сәлимгәрәев. Мисал өчен, маркер белән буялган язуларны бетерер өчен генә дә ике этаплы чистарту чарасы күрелә. Башта антиграффити сыекчасы белән сөртеп чыгалар. Маркер табын бетерү сыекчасының хакы да шактый – 0,4 л савыт 880 сум. Антиграффитидан соң махсус растворитель белән сыекча калдырган кара тапларны сөртәләр. Тик аннан соң да җиһазларда «монда вандаллар язган иде» дигән таплар ярылып ята. Бу җиһазлар баштагы халәтенә бүтән кайтмаячак дигән сүз.

Вандаллардан иң күп зыян күрүчеләр

ЗЯБ бистәсендәге Марат Бибишев исемендәге парк һәм Яңа шәһәрдәге Яшь Ленинчылар бульвары вандаллардан иң күп зыян күрүчеләр дип санала.

«Паркның иң «авырткан җире» – туалетлар. Яшүсмерләр шунда җыелып җылыту приборларын типкәли, унитазларны вата, ишекләрне җимерә. Түбәсенә менеп сикерергә дә күп сорамыйлар, – ди ЗЯБ бистәсе паркы өчен җаваплы мастер Александр Ильин. Марат Бибишев исемендәге парк бәдрәфен ике җыештыручы тәртиптә тота. Аларның эш графигы иртәнге сигездән алып кичке тугызга кадәр. «Халыкка уңайлы булсын өчен паркларда туалет урнаштырдык, аны да җимерәләр», – ди парк җитәкчелеге.

Ә Яшь Ленинчылар бульварында яңа куелган гамаклар нибары ике көн генә «яши алды». Аларны ертып, җимереп киттеләр. Хәзер анда кайчандыр гамаклар эленгән тимер баганалар гына торып калды. Урын буш булмасын өчен монда атынгычлар кую мәсьәләсе карала. «Бульварны узган ел гына ачтык. Моңарчы бу урында берни дә юк иде. Бульварны булдырыр өчен бик күп акча тотылды. Үзем проектлар төзеп, ел да грант отам әле. Акчалар бульварны тагын да камилләштерү өчен сарыф ителә. Быел менә фонтан урнаштырдык. Матурлык өчен генә куелмады ул, балалар эсседә су коена алсын өчен куркынычсыз итеп эшләнде. Кешеләр без куйган шушы кадәр хезмәтнең кадерен белсә, эшләргә тагын да стимул булыр иде, – ди 27 комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкина.

Күзәтү камералары саклыймы?

Быел паркларны вандаллардан саклау өчен урыннарга сак пунктлары куелды. Бу парк җитәкчелегенең шәһәр хәкимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгате нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. Һәркөн сәгать 14.00дән кичке 22.00гә кадәр паркларны сакчылар карый. Әйтергә кирәк, бу үз чиратында уңай нәтиҗәләр бирә. «Тәртип бозулар күзгә күренеп кимеде», – ди парк хезмәткәрләре.

Моннан тыш, хәзер парклар күзәтү камералары белән дә җиһазландырылды. Аларны шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе урнаштыра. Мисал өчен, шул ук Марат Бибишев исемендәге паркта алар 75, Яшь Ленинчыларда – 33. «Камералар ярдәмендә вандалларны тоткан очраклар әлегә юк. Күпчелек камера күрмәгән җирне җимерәләр», – ди Александр Ильин.

Ә бит Марат Бибишев исемендәге парк ике ел элек кенә ЗЯБ бистәсенең ташландык бер урынында барлыкка килде. Кайчандыр монда «Колизей» күңел ачу комплексы булган. Аннан соң шактый еллар монда җимерекләрдән кала берни дә булмаган. Әллә бистә яшьләре шул җимерекләр арасында күңел ачарга ияләшеп, уңайлы паркларга күнегеп бетәлми микән?!

Быел да кисәтүгә эләкмик!

Әйтергә кирәк, көчен кая куярга белмәүчеләрдән кала, паркта балалар белән ял итәргә, спорт мәйданында күнегүләр ясарга, йөгерергә, кич һава сулап керергә килүчеләр дә күп. «Моңарчы йөреп керим дисәң, барыр җир юк иде. Хәзер үзебездә зур парк бар. Нинди генә атынгычлар юк бит, балалар рәхәтләнеп уйный. Алар уйнаган арада үзем дә эскәмиягә утырып ял итеп алам, балалары белән килгән дус кызларым белән аралашам, – ди Светлана Сөнгатуллина.

12-14 яшьлек егет-кызларның парк җиһазлары өстенә менеп сикерүен дә күрештергән ул. Хәер, бар эшне яшьләргә генә күчереп кую дөрес булмас, ир-ат булып йөрүчеләре дә «бер гаепсез» чүп савытларын типкәли. Эшләр болай барса, Чаллы быел да Татарстан башлыгыннан җитди кисәтү алырга мөмкин. Узган ел республика башлыгы Чаллыда иҗтимагый киңлекләрдә хәлнең начар торуы турында кисәтү ясагач, бөтен шәһәр халкы кулына пумала, балта һәм башка эш кораллары алып паркларны тәртипкә китерергә чыккан иде. Быел да шулай булмагае...

/ Айзирә Имамова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация парк благоустройство восстановление город дети Мама чаллы вандаллар үсмерләр парк победы парк имени Бибишева Әниләр зяб җиңүпаркы