Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Парклар күзәтү астында

Чаллыда парклар, скверларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү айлыгы башланды. Аның кысаларында коткаручылар халык күпләп йөри торган урыннарда махсус акцияләр оештыра. Әнә шуларның берсе 22 апрельдә Орган залы каршында үтте. Биредә белгечләр шәһәрдәшләребезгә парклар, скверларда янгынга китерүче сәбәпләр, аларны булдырмый калу юллары хакында сөйләде, белешмәлекләр таратты. Урында ук бүгенге көндә Чаллы...

Чаллыда парклар, скверларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү айлыгы башланды. Аның кысаларында коткаручылар халык күпләп йөри торган урыннарда махсус акцияләр оештыра. Әнә шуларның берсе 22 апрельдә Орган залы каршында үтте. Биредә белгечләр шәһәрдәшләребезгә парклар, скверларда янгынга китерүче сәбәпләр, аларны булдырмый калу юллары хакында сөйләде, белешмәлекләр таратты. Урында ук бүгенге көндә Чаллы коткаручылары арсеналында булган янгын-коткару техникасы белән дә танышырга мөмкин иде. Моннан тыш шәһәребезнең кадет мәктәбе укучылары чарага килүчеләргә концерт программасы да тәкъдим итте. "Бу чара соңгысы түгел, аны әле ай дәвамында төрле урыннарда оештырачакбыз. Кешеләргә зур хәсрәт, урманнарга, паркларга һәм полосаларга зур зыян китерүче янгыннарның күпчелеге гамьсезлектән һәм бу мәсьәләгә җиңел караудан килеп чыга. Шуңа да Халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кат-кат искәртеп тору зарур", ди Үзәк район буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Александр Алакаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев