Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Пассажир самолетта җан биргән

    S7 авиакомпаниясенең Новосибирскидан Якутскига очучы самолеты, бер пассажир вафат булу сәбәпле, ашыгыч рәвештә Братск аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

    S7 авиакомпаниясенең Новосибирскидан Якутскига очучы самолеты, бер пассажир вафат булу сәбәпле, ашыгыч рәвештә Братск аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
    Пассажир ханым самолет аэропортка төшеп утырганчы үлгән, дигән мәгълүмат бирә Братск прокуратурасы.
    Моңарчы ул йөрәк чирле булган. Аэропорт хезмәткәрләре аның Таҗикстан кешесе булуын һәм Якутскига туганнарына юлланган булуын ачыклаган.
    Күп кешеләр, авиаһәлакәткә тарудан куркып, самолетта очмый. Ләкин җирдәсеңме, һавадамы — мөһим түгел, гомерең бетәргә булса, өзелә дә куя, дип яза "Татар тудей".

     

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/passazhir-samoletta-an-birg-n/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: