Пассажирлар кимегән
Яңалыклар тасмасы

Пассажирлар кимегән

Узган атнада җәмәгать транспортыннан көненә 69 мең пассажир файдаланган. Куар-код режимы кертелгәнче бу сан 85 мең булган.

Пассажирлар агымын элеккеге дәрәҗәгә җиткерү өчен вакцианцияне дәвам итәргә кирәк.  «Бер генә ил дә вакцинасыз, куар-кодсыз яшәми. Сәламәтлекне зыяны аз  булган ысуллар белән саклауны, ягъни вакцина ясатуны дәвам итәргә кирәк», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Куар-кодсыз җәмәгать транспортына утырган 68 пассажир ачыкланган. Моның өчен аларга 1000-30000 сум күләмендә штраф яный. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев