Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Пациентлар мәктәбе” онкология белән авыручыларны кабул итә

Бүген Үзәк китапханәдә сәгать 15:00 онкология белән авыручылар һәм аларның туганнары өчен "Пациентлар мәктәбе" узачак. Анда пациентларны тернәкләндерү, химиотерапиядән соң профилактик чаралар, экзопротезлар һәм авыруларга тиешле компенсацияләр турында "Республика клиник онкология диспансеры" химиотерапевты Гөлнара Мөхамедьярова һәм "Барс-Мед" ҖЧҖ сатып алу бүлек башлыгы Анна Исмагилова чыгыш ясыячаклар.

Очрашуда белгечләргә кызыксындырган сорауларны биреп, шәхси очраклар буенча консультанция алып, аралашу мөмкинлеге булдырылачак. Керү ирекле. Моннан тыш 10 гыйнвар көнне дә "Республика клиник онкология диспансерының" тернәкләндерү бүлегендә бушлай шәхси тернәкләндерү программасын алып, көндезге стационарда 10 көнлек тернәкләндерү курсын узарга мөмкин булачак.

Гомумән, "Пациентлар мәктәбе" Яр Чаллыда 2013 елдан бирле эшләп килә. Ул эшләү дәверендә төрле темаларга 36 очрашу уздырылып, 1500 кешегә онкология мәсьәләләре буенча мәгълумати, психологик һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X