Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогика университетында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы бара

Бүген, 15 март көнне, Чаллы дәүләт педагогика университетында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы булды.

Чарада сәламләү сүзе белән Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиакбәрова чыгыш ясады. Соңыннан исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Соңыннан исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» турында бәян итте.

Моннан тыш хәзерге минутларда барган конференция кысаларында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров институтта әзерләнгән сүзлекләр турында чыгыш ясаячак. Милли мәгариф юнәлешендәге проектлар турында исә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың чыгышы көтелә. Соңыннан исә фикер алушу булачак. 

Шуны да әйтергә кирәк: академия педагогика университетына танылган язучыларның берничә томнардан торган китапларын бүләк тә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев