Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогия университеты проекты дәрәҗәле премия алды

Гайдар форумы кысаларында «Цифровые вершины 2021» конкурсының финал этабы узды.

Педагогия университетының «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» проекты «Цифровые вершины» премиясе финалистлары арасына керде. Әле алай гына да түгел, «Югары белем бирү өчен иң яхшы IT-чишелеш» номинациясендә дә үзен сынап карарга булды.

Әлеге номинациядә эксперт комиссиясе тарафыннан 5 финалист билгеләнде. Гайдар форумында барлык номинантлар үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Гайдар форумында катнашучыларга «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» проектын университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова тәкъдим итте.
Берничә сәгатьтән конкурс экспертлары - РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксуд Шадаев, "Цифровые вершины" премиясенең попечительләр советы рәисе Елизавета Терентьева һәм студиядә алып баручы җиңүчене игълан итте.

«Югары белем бирү өчен иң яхшы IT-карар» номинациясендә Педагогия университетының «Педагогик эшчәнлекнең цифрлы симуляторы» проекты җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X