Пенсия акчасы ничек күчерелә?
Социаль фонд белгечләр сорауга җавап бирде.
Пенсияне Социаль фонд гражданнарга моңа кадәр билгеләгән түләүләрне күчергән ысул белән җибәрә. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр булмаган очракта, гражданнарга, дәүләт хезмәтләре порталында яки социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны кеше үзе яки аның законлы вәкиле аша эшләргә мөмкин.
Пенсияне киредән исәпләү һәм социаль хезмәтләр турында.
Пенсия билгеләнүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарның пенсияләрен кабат исәпли һәм аларга социаль түләүләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы шундыйлардан. Социаль хезмәтләр җыелмасына медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев