Пенсиягә гариза язмыйча гына
Яңалыклар тасмасы

Пенсиягә гариза язмыйча гына

Депутат тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» партиясендә  картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү тәртибен гадиләштереп, кешенең шәхси мөрәҗәгатеннән башка гына автомат рәвештә рәсмиләштерүгә күчү тәкъдиме белән чыкканнар.
Россия Дәүләт Думасында «Бердәм Россия»  фракциясе  җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип әйткән. 
Аның фикеренчә,  партиядә, иминият пенсиясен гариза тапшырмыйча гына билгеләргә мөмкин, дигән фикердә торалар.Пенсия билгеләүне тизләтү һәм кешеләргә уңайлы итү өчен  хәзер дәүләтнең бөтен мөмкинлекләре бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев