Пенсионер яклаучысыз калмас, дигән өмет бар...
Россиядә яшәүче 144 млн халыкның 34,4 миллионы, ягъни һәр дүртенче кеше бүген картлык буенча пенсия ала. Бу бик зур сан. Пенсионерларның Россия сәясәтен хәл итүдәге роле дә бәхәссез. Алар сайлаучыларының иң алдынгы отрядын тәшкил итә. Шул ук вакытта аларның хөкүмәткә булган мөнәсәбәте ай саен Пенсия фонды күчерә торган сумнар күләменә...
Россиядә яшәүче 144 млн халыкның 34,4 миллионы, ягъни һәр дүртенче кеше бүген картлык буенча пенсия ала. Бу бик зур сан. Пенсионерларның Россия сәясәтен хәл итүдәге роле дә бәхәссез. Алар сайлаучыларының иң алдынгы отрядын тәшкил итә. Шул ук вакытта аларның хөкүмәткә булган мөнәсәбәте ай саен Пенсия фонды күчерә торган сумнар күләменә бәйле. Әлеге сумма лаеклы яшәү рәвеше алып барыр өчен җитә икән, пенсионер артыгын сорап, даулап йөрмәячәк. 2016 елның 1 февраленә картлык буенча уртача пенсия күләме 12 600 сум тәшкил итте. Уртача булгач, әлеге күрсәткечкә йөзәр меңләгән хезмәт хакы алып эшләгән депутатлар, министрлар, менеджерлар, прокурорларның, шулай ук очын-очка ялгап баручы түбән категорияле эшчеләрнең пенсияләре дә кергән булып чыга. Кризис шартларында үзләрен ничек хис итә соң безнең гади пенсионерлар? Алга таба хөкүмәттән нинди дә булса ярдәмгә өмет итә алалармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны "Югары икътисад мәктәбе" фәнни тикшеренү университеты директоры урынбасары Оксана Синявская "Московский Комсомолец" газетасына биргән әңгәмәдән табарга була. Әлеге язманың татарчага тәрҗемә ителгән кыскача вариантын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
"Югары икътисад мәктәбе" үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы 15 елда беренче тапкыр өлкән буын россиялеләрнең керемнәре кими башлады. Алга таба бу юнәлештә системалы чаралар күрелмәсә, пенсионерлар 90 еллардагы хәерчелек чигендә калырга мөмкин, дип фаразлый икътисад белгече.
Абсолют хәерчелек турында сүз бармый бу очракта. Әйтик, Россия статистика хезмәте билгеләмәсе буенча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча хезмәткә яраклы яшьтән узган өлкән буынны яшәү минимумы чигендә яшәүчеләргә кертү бик үк төгәл булмас. Чөнки алар нибары 6,4 % тәшкил итә. Ә инде яшәү минимумының, аерым социаль төркемнәрнең яшәү дәрәҗәсе һәм куллану структурасыннан чыгып билгеләнүен исәпкә алсак, үзеннән-үзе сораулар туа. Бәлки бу бәяләмә, чыннан да, дөреслеккә туры килмидер? Чөнки пенсионерның яшәү минимумы, хезмәткә яраклы, ягъни яшьрәк кешенекенә караганда, 20 %ка түбәнрәк. Икенче сорау: кешенең куллану мөмкинлеге кайчан һәм ни дәрәҗәдә кими башлый соң? Әйтик, 54 яшьлек хатын-кызның яшәү рәвеше белән аннан бер яшькә өлкәнрәк, лаеклы ялга чыккан дустыныкы берни белән дә аерылмый. Ә 5-6 елдан әлеге аерма күзгә күренеп арта. Бу нисбәттән, экспертлар инде күптән мәшгульлек кимү яшен арткарак чигерүне тәкъдим итә. Хатын-кызларныкын - 65, ирләрнекен - 73 яшьтән. Бу очракта өлкән яшь категориясендәгеләрнең яшәү минимумнары күпкә югарырак булачак.
Ләкин барлык пенсионерларга да бердәй таләп кую шулай ук хакыйкатькә туры килми. Чөнки берәүләр ялгызы гына яши. Икенчеләр балалары һәм оныклары янәшәсендә гомер кичә. Аларның яшәү минимумы, әлбәттә, ялгыз яшәүче пенсионерныкыннан күпкә аерыла. Тагын бер мөһим үзенчәлек - пенсионерларның күпчелеге бүген эшли. Ә эшләмәүчеләр 2010 елдан бирле региональ яшәү минимумы дәрәҗәсендәге өстәмә түләү ала. Нәтиҗә - яшәү минимумы иң түбән булганнар категориясенә бүген дә әлеге дә баягы балалар тәрбияләүче гаиләләр керә.
Димәк, соңгы вакытта пенсионерларның тормыш хәле яхшырды, дип әйтәбез икән, бу балалы гаиләләр белән чагыштырганда гына...
Әйе, аларның яшәү дәрәҗәсе, балалы гаиләләр, шулай ук моннан 10 һәм аннан да күбрәк еллар яшәгән пенсионерлар белән чагыштырганда, яхшырды дисәк, дөресрәк булыр. Хәер, пенсионерларның да бит үзләренә генә хас һәм беркем дә хәл итми торган проблемалары җитәрлек. Ә керемнәр кимегән кризис шартларында әлеге проблемалар тагын да кискенләшә. 90 елларда аз-маз пенсияләрне һәм хезмәт хакларын түләү чорының озакка сузылуы файдалану сроклары чиксез булган товарларның сатылмый ятуына, банклардагы финанс тупланмаларының бермә-бер кимүенә китерде. Ә инде бүген килеп туган вәзгыятькә җентекләбрәк анализ ясасак, бүген пенсионерларның ике төркеме генә чагыштырмача "яхшы" яши. Эшли торган яшь пенсионерлар (алары әле балаларына да ярдәм итә) һәм 80 яшьтән узган өлкән буын. Хәер, соңгылары инде үзе өчен яшәми. Саллы пенсияләрен, нигездә, балалары һәм оныклары сарыф итә. Шуңа күрә яшәү өчен иң катлаулы дип, 65 яшьтән 79 яшькә кадерге чор санала. Чөнки нәкъ шушы вакытта пенсионерның инде эштән киткән чоры. Пенсия һаман бер ук дәрәҗәдә, ә даруларга, дәвалануга ихтыяҗ көнләп түгел, сәгатьләп арта. Ялгыз яшәүчеләрнең хәле тагын да кыенрак. Нигездә, бу яшьтә өлкән яшьтәге хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә.
Перспектива өметле түгел...
- Кризис башлану пенсионерларның хәлен ни дәрәҗәдә катлауландырды?
Хәтерегездә булса, 1989 елгы кризистан соң, барлык керемнәр, шул исәптән, пенсияләр күзгә күренеп үсте. 2008-2009 еллардагы пенсия күләме, гомумән, реформага кадәрге чикне узып китте (реаль керем ул - товар һәм хезмәт күрсәтүне шушы суммага сатып алу мөмкинлеге).
Ялгышмасак, ул чактагы пенсия 132 сум совет акчасына тиңләште?
Әйе, акрынлап куллану структурасы үзгәрде, төрле социаль катлаулар арасындагы тигезсезлек артты. Уртача пенсия күләме реформага кадәрге дәрәҗәгә җитте, ә күпмедер вакыттан соң хәтта 20-35%ка кадәр артты. Мондый күтәрелеш ташламаларны монеталаштыру бәрабәренә мөмкин булды. Ә 2005 елда пенсионерлар, ризасызлык күрсәтеп, митингларга чыкты һәм... үз таләпләрен хөкүмәтнең үзәгенә үтәрлек итеп җиткерде. Нәкъ шушы вакыйгалардан соң, пенсияләр активрак индексацияләнә башлады. 2008-2009 елгы кризис чорында пенсионерлар отышта калган бердәнбер социаль төркем иде. Иң мөһиме, хөкүмәт даирәләренең әлеге карарга килүенең сәбәбе - алар пенсионерларның хәлиткеч электорат һәм эре банкларның төп клиентлары икәнен аңладылар. Казнада акча да табылды. Пенсионерларга түләнергә тиешле финанс ярдәме тулысынча күрсәтелде.
Ә бүген казнада акча юк. Нефтькә бәяләр дә бөтенләй башка...
Шуңа күрә перспективалар да өметле түгел. Бүгенге көндә хөкүмәт, иң беренче чиратта, финанс министрлыгы социаль түләүләрне индексацияләүне мөмкин кадәр күбрәк кыскарту ягында. Ләкин пенсионерларның хәле әле барыбер балалы гаиләләрнекенә караганда яхшырак. Чөнки пенсияләрне киметү акрын темплар белән хәл ителә. Әйтик, узган ел гына картлык буенча пенсияләр 11,4%ка индексацияләнде. Ә Россиянең хезмәт базарының моңа мөнәсәбәте гадәттәгечә: эшсезлек артмады, аның каравы, хезмәт хаклары сизелерлек кимеде. Шуңа күрә пенсионерларның чагыштырмача "яхшы яшәве" дә - вакытлы күренеш.
Бүгенге дөньяви тенденция - эшләүче пенсионерларга пенсиясен дә, хезмәт хакын да түләү. Бу нисбәттән, Сезнең фикер?
Кагыйдә буларак, фикер алышулар вакытында чиновниклар пенсия ул - хезмәткә яраклылыкны югалткан өчен түләнә торган компенсация һәм бер генә илдә дә эшләүче пенсионерларга аны түләмиләр, дияргә яраталар. 20 ел элек әле бу фикер дөреслеккә туры килә иде. Хәер, бүген дә күп кенә илләр төрле схемалар нигезендә пенсионерларга хезмәт хакын да һәм пенсияләренең күпмедер өлешен дә түләү мөмкинлеген табарга тырыша. Чөнки халыкның картаюы шартларында, хезмәт базарында тәҗрибә туплаган пенсионерларны таяну ноктасы итеп калдыру барыбер үзен аклый. Бүгенге көндә Эстониядә, Польшада һәм АКШта эшләүче пенсионерларга, хезмәт хакы да, өлешчә пенсия дә түләнә.
- Ә бит әлеге илләрдә пенсия яше дә югарырак?
Әйе, кагыйдә буларак, югары. Бездәге кебек түбән яшь Европа илләре арасында бары тик Украинада һәм Белоруссиядә генә калды. Әлеге тема ни өчендер хөкүмәт даирәләре тарафыннан артык авыр кабул ителә. Ә көзен яңгыраган лозунгның максаты бөтенләй дә аңлашылмый. "Без пенсия яшен арттыруга каршы, ә менә индексацияләүне кыскарту ягында". Бу - киләчәкне күзаллаудан ерак торган бик тә ялгыш сәясәт! Сүз дә юк, социаль сораштырулардан күренгәнчә, халык моңа каршы. Ләкин бит сораштырулар, нигездә, бүгенге пенсионерлардан алынган. Пенсия яшен арттыруга аларның нинди катнашы бар?
Иң гаҗәпләндергәне - әлеге мәсьәләнең халыкка тәкъдим ителеше. Әйтик, иртәгә йокыдан торуга, пенсиягә 65 яшьтән чыга башлыйбыз дигән фикерне камил акыллы кеше тәкъдим итәме соң!? Бер генә илдә дә реформаларны болай итеп үткәрмиләр! Европа илләрендәге темп - 1 айдан 4 айга кадәр. Тәкъдим ителә торган вариантларның иң тизе - ел саен ярты елга кадәр.
Сайлауларга пенсионерларны "тынычландырачаклар"
Исегездәдер, узган ел Россия хөкүмәте эшләүче пенсионерларны индексацияләүдән мәхрүм итүче схема уйлап тапканчы, тәмам изаланып бетте. Чиновниклар халыкның иртәгәге көнен күзаллап, әлеге проблеманы төрле яклап тикшереп, анализлап тормады. Бюджетта "тишек" барлыкка килгән икән, аны тиз арада ямарга кирәк, дигән принциптан чыгып эш иттеләр. Ә бит Пенсия системасын инде бүгеннән тамырыннан үзгәртеп корырга кирәк. Әле бер, әле икенче тишекне ямап кына вәзгыять уңай якка үзгәрмәячәк.
Сүз дә юк, чөнки халыкның картаю процессына озакка сузылган катлаулы икътисадый шартлар да өстәлә. Пенсия системасының иң нәтиҗәле дизайнын эзләү урынына, бер көнлек сюжетлар турында фикер алышулар бара. Пенсиянең туплама өлешен формалаштыруга мораторийның сроклары сузыла. Ә бу, үз чиратында, 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк, булачак пенсионерларның пенсия капиталын формалаштыруны удар астына куя. Ә бит шушы кешеләр 2022 елдан бер-бер артлы пенсиягә чыга башлаячаклар. Әлеге мораторий никадәр озакка сузылган саен, пенсияләренең тупланма өлешен дә шулкадәр кимрәк алачаклар.
Тагын бер проблема - вакытыннан алда пенсиягә чыккан кешеләргә моңа кадәр түләнгән акчалар "һавада" эленеп калды, дисәң дә була... 2003 елдан башлап эш бирүчеләр (чимал чыгаручы эре корпорацияләр дә бар), алар өчен Пенсия фондына өстәмә керемнәр түләп килде. Әмма икътисадый кризис шартларында алар инде комплекслы карарлар кабул итү зарурлыгы турында сүз йөртә. Нигездә, алар хаклы. Беренчедән, икътисадның стратегик тармаклары бар, икенчедән, Ерак Төньякта хөкүмәтнең үз мәнфәгатьләре бар. Әйтик, Канада кебек Поляр түгәрәге аръягын вахта ысулы белән генә үзләштерүгә калмыйк дисәк, эш бирүчеләр белән хөкүмәт һәм хезмәткәрләр арасындагы җаваплылыкны бүлү мәсьәләсенә бүгеннән ачыклык кертергә кирәк.
2016 елгы сайлаулар алдыннан эшләмәүче пенсионерларга вәгъдә ителгән индексацияләү буладыр бит?
Әйе, ләкин аның күләме инфляция дәрәҗәсендә булырына ышаныч аз. Чөнки бюджетта акча юк. Шуның белән бәйле рәвештә пенсияләрне индексацияләү дә бик аз күләмдә артачак.
Димәк, пенсионерлар моннан 15 ел элек азапланып чыккан "сазлыкка" кире кайтачаклар...
Кызганычка каршы, шуңа барабыз. Хәер, әлегә пенсияләрнең реаль халәте моннан 6-7 елгыдан яхшырак. Ләкин кризис бүгенге темп белән барып, тагын да озаккарак сузылса, пенсионерларның хәле акрынлап элеккеге, иң түбән фазасына төшәчәк.
Әле бит пенсионерларның күңеленә борчу салырлык факторлар болай да җитәрлек. Әйтик, 2008 дән 2013 елга кадәр хөкүмәт өлкәннәргә ярдәм күрсәтү, социаль яклау сәясәтен үткәрде. Бу, киләчәктә пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе тагын да яхшырыр дигән өмет белән эшләнде. Ә чынлыкта, кризис бөтен планнарны бозды да куйды.
Ничек уйлыйсыз, хәлләре бик хөртиләнсә, пенсионерлар 2005 елдагы кебек үз хокукларын урамга чыгып дауламасмы?
Анык кына әйтү кыен. Бүгенге пенсионерның психологиясе икенчерәк. Аннан соң өлкәннәрнең төрле категорияләре төрлечә яклана. Сайлаулар алдыннан өлкән буынның күңелен күрерлек индексацияләр бирү дә булырга мөмкин. Ә сайлаулар үткәч, ничек булырын вакыт күрсәтер. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: сайлаулар булып тора, ә пенсионер һәр сайлауның төп электораты булудан туктамый. Димәк, нинди генә шарларда да яклаусыз калмаслар, дигән өмет бар.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев