Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды хәбәр итә (сораулар-җаваплар)

Сорауларга шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов җавап бирә.

Сорау: Мин 1970 елгы. Өч балам бар, иң кечесенә 12 яшь. Мин 60 яшькә кадәр пенсиягә чыга аламмы? Айгөл И.
Җавап: Өч бала тапкан һәм аларны 8 яше тулганчы тәрбияләгән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе 57 яшь җиткәч билгеләнә. Тик аларның иминият стажы - 15 елдан, ә индивидуаль пенсия коэффициенты күләме 30дан ким булмаска тиеш.


Сорау: Нинди очракта төбәк социаль түләве билгеләнә? Фәния С.
Җавап: Регионда (Россия Федерациясе субъектында) яшәү минимумы тулаем Россия Федерациясе буенча билгеләнгән нормадан артып китсә, пенсиягә, социаль яклау органнары тарафыннан, төбәк социаль өстәмәсе билгеләнә.
Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы Россия Федерациясе буенча тулаем яшәү минимумы күләменнән артмый. Шуңа күрә матди тәэмин ителешнең гомуми суммасы яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерга федераль социаль өстәмә түләү билгеләнә.


Сорау: Пенсия китерү ысулын ничек үзгәртергә? Елена Ш.
Җавап: Пенсияне китерү ысулын үзгәртү өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында «Гражданинның шәхси кабинеты» мәгълүмати сервисы һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша эшләргә мөмкин. Моның өчен әлеге порталда теркәлү мәҗбүри. Шулай ук счет реквизитлары белән тутырылган гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (КФҮ) яки шәхсән РПФның клиентлар хезмәтенә тапшырырга мөмкин, алдан кабул итүгә 30-42-42 телефоны аша язылып була.

Сорау: Мин 1971 елгы. Инвалид бала тәрбиялим. 50 яшьтә пенсиягә чыга аламмы? Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Зөлфия Х.
Җавап: Картлык буенча иминият пенсиясе 8 яше тулганчы инвалид бала тәрбияләгән әтигә яисә әнигә вакытыннан алдан билгеләнергә мөмкин. Моның өчен 50 яшькә җиткән хатын-кызларның иминият стажы - 15 елдан, ә шәхси пенсия коэффициенты күләме 30дан ким булмаска тиеш. 2021 елда картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләү өчен индивидуаль пенсия коэффициенты күләме 21,0 тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация