Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды хәбәр итә. Социаль түләүләр

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.

Айлык акчалата түләү Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориядәге гражданнарга бирелә:
– Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
– инвалидлар, инвалид балалар;
– балигъ булмаган фашизм тоткыннары;
– радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.
Пенсия фонды сайтының «Социаль түләүләр» бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бар.
Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.
2020 елның 28 июленнән Россия хезмәт Министрлыгының 327нче приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык гражданинның тикшерелү акты нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат «Инвалидларның Федераль Реестры» дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 елның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.
Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.
Татарстанда 322 558 кеше айлык акчалата түләү ала.
Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:
– табиб рецепты буенча дарулар; рецепт буенча медицина кирәк-яраклары, инвалид балалар өчен махсу дәвалау туклануы ризыклары;
– төп авыруларны кисәтү өчен санаторий һәм ял йортларына юлламалар;
– дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.
Өстәмә айлык материаль ярдәм (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.
1000 сум күләмендә өстәмә материаль ярдәм түбәндәге гражданнарга бирелә:
– Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;
– сугышта яралану нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;
– канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына.
Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль ярдәм ала. 

500 сум өстәмә материаль ярдәм түбәндәге категориядәгеләргә түләнә:

– хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;
– сугыш чорында һәлак булучыларның тол хатыннарына;
– Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;
«Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә;
Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.
 ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстанда 1710 кеше ала.
 Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль ярдәм хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә ярдәмгә хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.
Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.
Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.
Татарстан Республикасында әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.
Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле хезмәт башкарган чорда түләнми.

Фото: newstes.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация