Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды халыкка якыная

Чаллыда пенсия фонды халыкны торак йортларның ишек алларында кабул итә башлый. Бүгеннән башлап белгечләр өчен өстәл, килүчеләр өчен урыннары булган микроавтобуслар шәһәр буйлап йөри. Пенсия фонды хезмәткәрләре әйтүенчә, халык эштән соң пенсиягә кагылышлы документларны рәсмиләштерә, үзен борчыган сорауга җаваплар ала. Машиналар ишек алларында эш көннәрендә 16-19 сәгатькә кадәр тора. 1...

Чаллыда пенсия фонды халыкны торак йортларның ишек алларында кабул итә башлый. Бүгеннән башлап белгечләр өчен өстәл, килүчеләр өчен урыннары булган микроавтобуслар шәһәр буйлап йөри. Пенсия фонды хезмәткәрләре әйтүенчә, халык эштән соң пенсиягә кагылышлы документларны рәсмиләштерә, үзен борчыган сорауга җаваплар ала. Машиналар ишек алларында эш көннәрендә 16-19 сәгатькә кадәр тора. 1 июльдә микроавтобус яңа шәһәрнең 16нчы, ә 2 июльдә 17нче бистәсендә була.

- Пенсия фонды билгесе төшерелгән "Газель" мәктәп, кибет һәм кешеләр күп йөри торган башка объектлар янында 3 сәгать тора. Алдан бу хакта торак йортларның ишек алларына игъланнар эленә. Бу халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен эшләнә, - диләр пенсия фонды хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев