Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсиягә документларны кайчан җыя башларга?

Җиде айдан, исән-сау булсам, пенсиягә чыгам. Миңа документларны кайчан җыя башларга икән? Көне килеп җиткәндәме, алданрак та ярыймы? Сәрия Вафина.

Укучыбызның соравына  РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеге белгечләре түбәндәгечә җавап бирде: 
«Пенсия фондында лаеклы ялга чыгарга җыенучылар белән эш алдан ук башлана. Бу, кирәк булган очракта, пенсиягә чыгучыга өстәмә документлар җыярга вакыт калсын өчен шулай эшләнә. Алга таба, иминиятләштерелгән кеше үзе риза булса, картлык буенча пенсияне, гомумән, автомат рәвештә билгеләү планлаштырыла. 
Булачак пенсионерга Пенсия фондына түбәндәге документларны тапшыру зарур: паспорт; пенсия страховкасы таныклыгы (СНИЛС); хезмәт кенәгәсе; хәрби билет (ирләргә); ЗАГС таныклыгы (хатын-кызларга); баланың туу турындагы таныклыгы, анда аңа паспорт бирелү турында мәгълүмат язылган булырга тиеш (хатын-кызларга), юк икән, паспорты кирәк булачак. Кыз баланың фамилиясе үзгәргән икән, аның кияүгә чыгуын раслаган ЗАГС таныклыгы кирәк була. Моннан тыш, белем турында документ (диплом, аттестат) һәм әгәр булачак пенсионер 2000-2001 елларда эшләмәгән яки шушы 24 айда уртача хезмәт хакы 1800 сумнан ким булган икән, аңа 2002 елның 1 гыйнварына кадәрле тоташ эшләгән теләсә-кайсы 60 айның хезмәт хакы турында белешмә тапшырырга кирәк була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация