Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Перекурлар" бетмәячәк

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы, эштә тәмәке тартучыларга "перекурлар" өчен штраф салырга, ә тартмаучыларга премия бирергә, дигәнрәк тәкъдим белән чыккан иде.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы, эштә тәмәке тартучыларга "перекурлар" өчен штраф салырга, ә тартмаучыларга премия бирергә, дигәнрәк тәкъдим белән чыккан иде.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исә, кешеләр сәламәтлеге сагында торуны яхшы гамәл, дип билгели, әмма тәмәке тарту хезмәт хакын түләгәндә исәпкә алына торган фактор була алмый, ди.
Хезмәт дисциплинасын тәэмин итү өчен законнарда башка төрле механизмнар да җитәрлек, диелә министрлык белдерүендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының тәмәкегә каршы көрәштә чамадан тыш активлык күрсәтүен актер Михаил Боярский, журналист Александр Невзоров кебек "ата тәмәжникләр" абсурд дип атый. Бу билгеле кешеләр фикеренчә, иң мөһиме - үсеп килүче буын тәмәкегә үрелмәсен өчен профилактиканы көчәйтергә кирәк.
Гади эш кешесе, шагыйрь әйткәнчә, тәмәкене хәсрәтен таратырга дип тарта ул.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/perekurlar-betm-yach-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев