Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пешекче Лидия Фәрдиева: «Сайлауларга килеп, тәм-томнардан да авыз итегез»

«Сайлаулар - ул сәяси чара гына түгел, ә үзенә күрә бер бәйрәм дә әле», - ди пешекче.

Чаллыда сайлауларның өченче көне дә актив башланды. Ял көне булса да халык тавыш бирергә агыла. Участокларда сайлаучылар гражданлык бурычларын үтәүдән тыш, төрле тәм-томнардан да авыз итә ала. Моның өчен кечкенә генә сату мәйданчыклары да оештырылган.

28 мәктәпнең ашханә мөдире Лидия Фәрдиева белдерүенчә, алар инде өч көн дәвамында шәһәрдәшләрне халкыбызның милли ризыклары белән куандыра.

"Камыр ашларын без ашханәдә үзебез пешерәбез. Пироженыйларны мәктәп туклануы оешмасы тәкъдим итә. Шәһәрдәшләребез аларны бик теләп сатып алалар. Үзләрен, балаларын сөендерәләр. Чөнки элеккедән килгән күркәм гадәт буенча, сайлаулар - ул сәяси чара гына түгел, ә үзенә күрә бер бәйрәм дә әле", - ди ул. 

Людмила ханым үзе дә әлеге сәяси чараның мөһимлеген аңлый. Шуңа да ул инде беренче көнне үк тавыш биреп өлгергән. 
 

"Киләчәктә дә табыннарыбыз мул, тормышларыбыз имин булсын дип, лаеклы кешене сайладым", - ди шәһәрдәшебез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев