Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пилотсыз йөрүче «КАМАЗ» машиналарын трассага чыгардылар

Әлеге тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Когогин катнашты.

М-11 трассасына (Санкт-Петербургтан Мәскәүгә таба) пилотсыз хәрәкәт итүче "КАМАЗ" машиналарын чыгардылар. Әлегә юлга 3 машина гына кузгалды. Киләсе айда тагын өчәү өстәләчәк. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, РФ транспорт министры Виталий Савельев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Заманча "КАМАЗ"лар автоматлаштырылган, үзләре йөри. Әмма кабинада барыбер кеше бар. Ул системаны контрольдә тота. Моннан тыш, диспетчер да читтән маршрут һәм автомобиль хәрәкәтен күзәтә. 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КАМАЗ