Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пиротехника саклык таләп итә

Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуаны билгеләп үткән көннәрдә янгыннар чыгуны һәм кешеләргә зыян килүне булдырмау максатында, декабрь аенда күзәтчелек инспекторлары халык күпләп җыелган урыннарда, шулай ук пиротехника сатыла торган сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерүләр үткәрергә җыена. Һәм түбәндәге саклык чараларын төгәл үтәү зарурлыгы турында искәртә. - Пиротехниканы бары тик махсус...

Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуаны билгеләп үткән көннәрдә янгыннар чыгуны һәм кешеләргә зыян килүне булдырмау максатында, декабрь аенда күзәтчелек инспекторлары халык күпләп җыелган урыннарда, шулай ук пиротехника сатыла торган сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерүләр үткәрергә җыена. Һәм түбәндәге саклык чараларын төгәл үтәү зарурлыгы турында искәртә.

- Пиротехниканы бары тик махсус кибетләрдән генә алыгыз. Базарларда сезгә контрафакт продукция тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

- Салют һәм фейерверкларны торак йортлардан 20 метрга якынрак һәм тиз кабынып китә торган предметлар янәшәсендә, шулай ук тәбәнәк түшәмле корылмаларда, агач ябалдашы астында җибәрү катгый тыела.

- Кабызганда фитильне йөздән читкәрәк алырга кирәк.

- Ракета һәм фейерверкларны кешеләргә таба юнәлтмәгез. Чөнки алар сәламәтлеккә куркыныч яный торган предметлардан санала. Әйтик, кар өстенә урнаштырганда, ракета янга авып, юнәлешен үзгәртергә һәм кешеләр җыелган урынга очып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә пиротехник эшләнмәләрне кулланган чакта, кабызу трубкаларының җиргә ныклап беркетелүен тәэмин итегез.

- Көчле җил вакытында салют яки фейерверк ясау катгый тыела.

- Пиротехниканың балалар кулына эләгүеннән дә сак булырга кирәк. Ул уенчык түгел!

А.Алакаев,

Үзәк район буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев