Питрауны бәйрәм иттек
Шушы көннәрдә чаллылылар христианнарның иң зур бәйрәмен - изге Гайсәнең шәкертләре Петр һәм Павелга багышланган Питрауны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары шәһәр ипподромында узды. Питрау - әһәмияте ягыннан, дини йола кысаларында гына калмыйча, керәшеннәр иң яратып, иң кадерле кунакларны чакырып, дуслар, туганнар белән аралашып бәйрәм итә торган чараларның берсе. Төп бәйрәм...
Шушы көннәрдә чаллылылар христианнарның иң зур бәйрәмен - изге Гайсәнең шәкертләре Петр һәм Павелга багышланган Питрауны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары шәһәр ипподромында узды.
Питрау - әһәмияте ягыннан, дини йола кысаларында гына калмыйча, керәшеннәр иң яратып, иң кадерле кунакларны чакырып, дуслар, туганнар белән аралашып бәйрәм итә торган чараларның берсе. Төп бәйрәм көне 12 июльгә туры килә һәм атна буена дәвам итә. Элек-электән сакланган риваять буенча, Питраудан соң кошлар сайраудан туктый, елга-күлләрдә су салкыная, җәйнең җете төсләре дә акрынлап уңа башлый.
Керәшеннәрне олугъ бәйрәмнәре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев котлады. "Чаллылылар тырышып эшли дә, матур итеп ял итә дә белә. Шәһәр бәйрәмнәренең күп халык катнашында узуы моңа менә дигән дәлил. Гомумән, шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең гаиләләре, балалары белән Питрауга килүе, җырлап-биеп күңел ачуы чаллылыларның дус-тату яшәүгә омтылышын тагын бер кат раслый". Чыннан да, шәһәребездә 80нән артык халык вәкиле, 20 милли җәмгыять эшли. Аларның һәркайсы үз милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен барлап яшәү белән бергә, тугандаш халыкларның да йолаларына тирән хөрмәт саклый. Май чабуны да, Нардуганны да, Нәврүзне һәм Иван Купала бәйрәмнәрен дә шау-гөр килеп үткәрә чаллылылар.
Быелгы Питрау бәйрәме дә кабатланмас мизгелләргә бай булды. Яшел чирәм өстендә бөтерелгән фольклор ансамбльләре солистларының күз явын алышлы милли костюмнары гына ни тора! Шулай ук ел саен үткәрелә торган бәйгеләрдә олысы-кечесе осталыкта, уңганлыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Әйтик, болын гөлләреннән чәчәк бәйләмнәре ясау, каен себеркесе бәйләү, утын яру кебек үзенчәлекле ярышларда беренчелеккә чыгу өчен уңганлык та, шактый кул көче дә куярга туры килде. Шулай да Питрау бәйрәменең иң матур бүләге, сызгыручылар чыгышлары булды, дисәм, һич ялгышмам. Бер-берсен узыша-узыша чут-чут сайрашкан егетләрдән ул көнне, мөгаен, сандугачлар да көнләшкәндер. Менә шундый кабатланмас тәэсирләр бүләк итте быелгы Питрау бәйрәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев