Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Питрәчтә 7777 йомыркадан тәбә кыздырачаклар

20 июльдә Питрәчтә дүртенче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Анда 15 мең кешенең катнашуы көтелә.

Вакыйга туризмын популярлаштыруга юнәлтелгән әлеге чара быел да сюрпризларга бай булачак, дип ышандыра оештыручылар.

2017 елда 6130 йомыркадан 367 килограммлы тәбә кыздырып, «Гиннесс рекордлар китабы»на кергәннәр иде. Әмма узган ел Смоленскидагы «СметаниноFEST» гастрономия фестивалендә, безнең рекордны уздырып, тәбәне 7020 йомыркадан кыздырганнар булып чыкты. «Скорлупино»ны оештыручылар хәзер янәдән рекорд кую теләге белән яна. Быел 7 777 йомыркадан әзерләнгән тәбә белән сыйлаячаклар икән.

Фестиваль яңалыклары моның белән генә бетми. Республика аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева фестивальгә Россия йолдызлары да чакырылганын хәбәр итте. Кунаклар алдында Бабек Мамедрзаев белән Доминик Джокер, шулай ук яшь җырчы Лейна чыгыш ясаячак.
Бәйрәм «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал һәм театральләштерелгән тамаша белән башланачак. Җыр-биюләрдән тыш, кызыклы конкурслар, аерым алганда йомырка ыргыту чемпионаты, таба белән йөгерү ярышлары, аттракционнар оештырыла. Фестивальнең үз валютасы да була, ул «ско-кеш» дип атала. Валютаны соңрак фестиваль сувенирларына алыштыра алачаклар.

Кунакларны аш-су белән сыйларга махсус сигез пешекче чакырылган. Йомыр­кадан һәм тавык итеннән төрледән-төрле тәмле ризык­лар әзерләячәк. Шунда ук мастер-классларда да катнашып булачак.

– Кечкенә балаларга да сюрприз әзерләдек: нәни кунакларыбыз төрле төстәге чебиләрне күрәчәк. Питрәчнең дөя кошы фермасыннан дөя, тәвә кошлары, экзотик тавык­лар алып киләчәкләр, – ди Наилә Тиҗиева.
 
Фестиваль күңел ачуга гына кайтып калмаячак, ди оештыручылар. Ул яшьләр өчен үзенә күрә бер фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып торачак. Чарага үзмәшгульләрне дә чакырганнар. Алар яшьләрне үз тәҗрибәләре белән таныштырачак. Тиздән Казанда узачак WorldSkills чемпио­наты уңаеннан фестивальдә флористика мәйданчыгы булдырыла.

Сүз уңаеннан: «Скорлупино» фестивале «2018 ел илкүләм вакыйгасы» статусына ия булган, вакыйгалы туризм өлкәсендәге премиянең Гран-при иясе, Бөтенроссия ­«Россия могҗизасы», «Туристлык сувениры» конкурслары призеры булып тора.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/pitrcht-7777-yomyrkadan-tb-kyzdyrachaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X