Шəhри Чаллы

Үпкәләрдә проблема башланганын каян белергә?

Моның җиңел генә ысулы бар.

КТ һәм рентген-тикшеренүләргә чиратта тормас өчен табиблар өй шартларында кандагы кислород сатурациясен үлчәү өчен махсус приборны кулланырга киңәш итә. Аның ярдәме белән экспертлар үпкәләрдә проблемалар башлануын аңларга мөмкин, дип саный. Чаң сугарга кайчан кирәклеген Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең «кызыл зонада» пациентлар белән эшләүче табибы Рөстәм Габидуллин аңлатты.

"Өй шартларында пульсоксиметр приборы ярдәм итәчәк. Аның ярдәме белән канда кислород сатурациясе үлчәнә. Нормада ул 95 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр кеше тыныч булып, ә сатурация 95 проценттан азрак икән, бу инде үпкәләргә бәйле проблемалар бар дигән сүз", — дип хәбәр итте реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире.

Тикшерүнең көнкүреш ысулы да бар.

«Әгәр сез элегрәк өченче катка тыныч кына күтәрелгәнсез, ә хәзер икенче катка менгәндә үк тын бетүен тоясыз икән, бу уйланырга сәбәп», — дип өстәде медик

Чыганак: Кызыл таң 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: