Пляжда ял итүче хатын күкрәгенә зонт кадалган
Күкрәк читлеге җәрәхәте алган хатын бер сәгатьтән соң дәваханәдә үлгән.
10 августта Американың Гарден-Сити шәһәрендә җил вакытында очып киткән зонт 63 яшьлек хатынның күкрәк читлегенә кадалган. Ул бу вакытта пляжда ял иткән булган. Кызганычка каршы, ханым бер сәгатьтән соң дәваханәдә үлгән.
Пляжлар өчен тәгаенләнгән махсус зонтлар комга кадап куяр өчен өчен очлы итеп ясалган. Ә инде киң гөмбәзләре аркасында аларны җил кубарып алып китәргә мөмкин. АКШта ел саен 3 меңгә якын кеше пляж зонтлары белән бәйле җәрәхәтләр ала.
АКШ сенаторлары пляж зонтларына булган таләпләрне яңадан карарга чакыра. Алар 2016 елда Вирджиния штатында нәкъ шундый очрак нәтиҗәсендә бер хатын һәлак булгач, пляж зонтлары хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кампания башлап җибәргән, дип хәбәр итә https://omet-rb.com сайты.
фото: glavny.tv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев